Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Инвалидлар өчен спорт фестивале

Күптән түгел ютазылылар Татарстан Республикасы инвалидларының XX спорт фестивалендә катнаштылар.

Фестиваль Казанда "Байтик" сәламәтләндерү базасында узды. Анда 250гә якын спортчы - якынча 30 команда катнашты. Безнең район командасы инде дүртенче тапкыр фестивальгә килә. Чукрак-телсезләрнең аерым җәмгыять кебек аерылып чыгулары сәбәпле, команда составында үзгәрешләр булды. Монда Александр Березин, Геннадий Гребенюк, Таһир Сәйфуллин, шулай ук аксакаллар - Роберт Хуҗиев һәм Ринат Богданов керделәр. Команда уңышлы чыгыш ясады. Спорттагы күтәренке кәеф белән ютазылылар 9нчы гомуми команда урынына ия булдылар. Шуны билгеләп узарга кирәк, күпчелек өлештә бу командада хатын-кызларның юклыгы белән аңлатыла. Р. Хуҗиев шәхси зачетта шашкалар буенча өченче һәм өстәл теннисы буенча дүртенче урыннарны алды. Т. Сәйфуллин басмада күтәрелеп төшүдә, авыр атлетикада һәм армреслингта өч дүртенче урынга ия булды. Моннан тыш, А. Березин авыр атлетлар арасында бишенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев