Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Кешеләргә хезмәт итәр өчен яңа бина

Пәнҗешәмбе көнне искекаразиреклеләр яңа мәдәният йортын тантаналы рәвештә ачуда катнаштылар.

Агымдагы елның башында муниципаль берәмлекләрдә "Авыл клубы" күп функциональ мәдәни үзәкләрен төзү буенча өч еллык республика программасы башланды. Әлеге программа аркасында авыл халкы яңа заманча мәдәният йортына ия булды. Аны ачуда район җитәкчелеге, район советы депутатлары катнашты. Иске Каразирек авылы халкын әлеге бәйрәм белән тәбрикләп, нәкъ менә искекаразиреклеләрнең тормышка позитив мөнәсәбәтләре, үз торак пунктларын төзекләндерүләре, шулай ук терлекчелектә (терлек районда халыкка мең баш тәшкил иткән бердәнбер авыл бу) яхшы уңышлары, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Котдусованың эшенә мөнәсәбәте аркасында муниципалитетның авыл халкына яңа мәдәният йортын бүләк итү турында карар кабул итүе билгеләп узылды. Тантанада шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, депутатлар Рәшит Нәбиуллин ("Электросоединитель" ААҖ), Илдар Гәрәев ("Урыссу тимер-бетон эшләнмәләр заводы" ҖЧҖ), Илһам Сафин ("Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ҖЧҖ) адресларына авыл мәдәният йортын төзегәндә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Котдусова да үзенең чыгышында түбәне япкан һәм шамбо төзегән авылдашы Рамил Мөхәммәдиев бригадасына һәм "Теплосервис" МУП җитәкчесе Равил Миңнехановка, "Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе" МУП директоры Феликс Камаевка рәхмәтен белдерде.
Мәдәният йортын район җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Котдусова тантаналы рәвештә ачтылар. Шунда ук "Агач утырт" акциясе үтте, анда Иске Каразирек мәктәбе укучылары укытучылары белән бергә яңа мәдәният йорты янында агач үсентеләрен утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев