Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Күрше районга билгеләнде

Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы, Ютазы район советы депутатларының чираттагы утырышы район мәдәният йортында узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырыш эшендә ТРның Санитар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, шулай ук ТР Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлекләр начальниклары, сәнәгать һәм агропредприятиеләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Көн тәртибендә бер - Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район советы рәисе, депутаты, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы рәисе, депутаты Марсель Шәйдуллинның вәкаләтләренең вакытыннан алда туктатылуы турында сорау каралды. Ютазы районы халкына бу уңайдан мөрәҗәгатендә республика Премьер-министры И. Халиков Татарстан Президенты тарафыннан кадрлар ротациясе турында карарлар кабул ителүе хакында белдерде. Моның белән бәйле Марсель Шәйдуллин Азнакай районына күчерелә. Биредә без сезнең район хакына уртак нәтиҗәле хезмәтегез искәрелүен, һәм шуңа күрә Шәйдуллинга тагын да катлаулырак эш йөк-ләнүен билгеләп үтәргә тиешбез, дип ассызыклады ул. "Марсель Зөфәр улының сезнең белән берлектә куелган бурычлары мәҗбүри рәвештә дәвам итәчәк. Үзебезнең яктан шуны билгеләп үтәсем килә, районга республика Президенты һәм Хөкүмәте тарфыннан ярдәм булды һәм булачак. Өстәвенә, Татарстан җитәкчелеге киләсе елда гамәлдәге программалардан тыш, авыл клублары төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау кебек һәм башка яңа программаларны тормышка ашырачак", - дип сүзен йомгаклады Халиков.
Район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова Шәйдуллинга районның иң югары бүләген - Ютазы муниципаль районы советы мактау грамотасын, шулай ук Ютазы районы турында истәлекле альбом тапшырды. "Без кулга-кул тотынышып озак хезмәт куймадык, әмма бу чорда аз эшләнмәде", - диде Рәмзия Кәшиф кызы. Ул Марсель Зөфәр улына уңышлар, якыннарының, иптәшләренең булышлык күрсәтүен теләде.
"Мин республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка миңа Ютазы районы белән җитәкчелек итү мөмкинлеге будырганы өчен рәхмәтле, моның аркасында мин Ютазы районы һәм аның хезмәт сөючән халкы белән таныштым. Киткән вакытта барлык район халкына миңа ышаныч күрсәтүе һәм без бергә үткән юл өчен рәхмәтлемен. Район башлыгы сыйфатында үз эшчәнлегемне мин аның иминлеге хакына юнәлтергә тырыштым, күпме һәм ничек эшләнүе турында сезгә хөкем итәргә", - дип мөрәҗә-гать итте Марсель Шәйдуллин Ютазы районы халкына. Ул шулай ук республика Хөкүмәтенә, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка, фикердәшләр һәм булышчылар командасына зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы вазифалары район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриевка йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев