Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ләйсәннең елмаюына алмаштырып

Җомга кичендә балалар паркында узган шәфкатьлелек марафоны авыру баланы дәвалауга 13 800 сум акча туплады.

Кечкенә Ләйсән Йосыпова тарихы аның туган көнендә башлана. Ул ана карынындагы асфиксия (аның бугазын кендек кыса) - кискен сулыш кимчелеге белән туа. Ул ашыгыч рәвештә Лениногорск шәһәренең балалар хастаханәсенә реанимациягә җибәрелә, монда, дәвалау фонында аңарда трахеяның постинкубацион ценоз формалаша (озак ятып тишелгән урыннар барлыкка килә, трахея тарая, үпкәләргә һава килми башлый). Ләйсәнне һәм аның әнисен Республика клиник хастаханәсенең ЛОР бүлегенә күчерәләр, монда аңа трахеосома (сулыш ала торган көпшә) куялар, диагнозы постинкубацион трахеоконцелярга үзгәрә. ЛОР бүлектә кызның ата-анасына, көпшәне алып, трахеяның трансплантантын күчерү буенча Санкт-Петербургта операция ясатырга тәкъдим итәләр. Йосыповлар теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга тырыша, шуңа күрә операциягә ризалаша. Сәламәтлек саклау министрлыгы аша Ләйсән Петербургка җибәрелә һәм аңа операция уңышлы гына ясала. Әмма операциядән соңгы вакытта трансплантант җайлашып берекми һәм урыныннан куба. Асфиксия, ягъни буылу башлана, аның нәтиҗәсендә кызның баш мие кабыгы үлә... Аңа кабат көпшә куялар. Кыз инвалид булып кала. Ул мөстәкыйль рәвештә ашый да, йота да алмый.
Хәзерге вакытта Ләйсән Урыссуда яши. Ул махсус туклануга, медикаментларга мохтаҗ, ә иң мөһиме - аңа үпкәләрдән суны суырттыру өчен аппарат кирәк. Мондый иң гади аппаратның бәясе 15-20 мең сумга якын.
Шәфкатьлелек марафоны кыз өчен 13 800 сум акча туплады. Әлбәттә, әлеге сумма зур түгел, әмма кыз аңа бик тә мохтаҗ. Шунысы аяныч, шәфкатьлелек акциясендә бөтен урыссулылар да катнашмады. Кеше кайгысына битараф калмыйча, ярдәм кулы сузучылар Аллаһы Тәгалә тарафыннан зурланыр, дип өстисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев