Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Медиклар ярышты

Үткән җомга көнне район мәдәният йортында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре "2012 елның иң яхшы шәфкать туташы" һөнәри осталык бәйгесен уздырдылар.

Сүзне шуннан башларга кирәк, быел беренче тапкыр һөнәри бәйрәмгә - Медицина хезмәткәрләре көненә туры китерелгән бәйгене район мәдәният йортында уздырдылар. Бу олы сәхнәгә чыгу өчен бәйгечеләрдән өстәмә тупланганлык һәм кыюлык таләп итте. Чөнки өйдә стеналар да булыша, диләр бит.
Медицина хезмәткәрләрен чын күңелдән район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев исеменнән, шәхсән үзеннән һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова котлады. Бәйгедә катнашучыларга ул шулай ук уңышлар теләде.
Менә алып баручылар бәйгечеләрнең исемнәрен игълан итте. Бу хирургия бүлеге шәфкать туташы Альбина Галиева, терапия бүлеге шәфкать туташы Ләлә Садыйкова, акушерлык һәм гинекология бүлеге шәфкать туташы Алия Сәлимгәрәева, терапия бүлеге шәфкать туташы Айгөл Камалиева. Бәйге алты бүлектән торды: катнашучының визит карточкасы (монда һәр катнашучы үзе турында видеоролик тәкъдим итте), тестлаштыру (һәр билетта медицина буенча 10 сорау язылган иде), теориядә практик бурычны үтәү һәм бурычны практикада үтәү (башка бинт салу), үзешчән сәнгать номеры һәм өй эше - кулинар номер. Биремнәргә жюри тарафыннан биш баллы система буенча бәя бирелде. Сүз уңаенда, шушында ук жюри белән таныштырып үтәбез. Алар - жюри рәисе, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Юлия Аскерова, жюри әгъзалары табиб-онколог Илдус Могыйнов һәм поликлиника мөдире Ринат Фатыйхов.
Шәфкать туташы - урта медицина белемле белгеч кенә түгел, диелде һәрбер видеороликта. "Иң яхшы шәфкать туташы" исеменә дәгъва итүченең һәрберсе аларда иң яхшы яктан гына тасвирланды. Аның һәрберсе дәвалау-профилактика учреждениеләрендә табиб күрсәт-мәләрен үтәүче һәм авыруларны караучы табиб ярдәмчесе сыйфатында гына чыгыш ясамады. Һәрбер бәйгече сабыр, шәфкатьле холыкка ия, һәрберсе - игелекле, ярдәмчел, коллективта хөрмәт казанган. Монда бәйгечеләр бер-берсеннән аз аерылды. Һәм бары тик видеороликның сыйфаты һәм аны тәкъдим итү, күрәсең, аңа бәя бирүгә тәэсир иткәндер.
Иң кызыклы биремнәр - практик биремнәр башланды. Биредә билгеләнгән вакыт эчендә капельница куярга һәм башка бинт салырга кирәк булды. Һәм бәяләр үзләрен озак көттермәде. Әмма иң югары баллар кулинария буенча иде. Барлык бәйгедә катнашучылар иң югары бәя алдылар. Нәтиҗәдә "2012 елның иң яхшы шәфкать туташы" исемен Урыссу Үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Альбина Галиева алды. Икенче урынны терапия бүлегеннән Айгөл Камалиева яулады, өченче - гинекология бүлеге шәфкать туташы Алия Сәлимгәрәева һәм дүртенче - терапия бүлеге шәфкать туташы Ләлә Садыйкова. Бәйгедә катнашучыларны жюри рәисе Юлия Аскерова бүләкләде.
Хастаханәнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тагын да күңеллерәк мизгелләр өстәде. Сәхнәгә Урыссу Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ленар Хәлиуллин күтәрелде. Ул сәламәтлек саклау ветераннарына, хезмәттәшләренә котлау белән мөрәҗәгать итте. Баш табиб, тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә яхшы нәтиҗәләр белән килүләрен билгеләп үтте: ярты еллык план 100 процентка үтәлде, дип ассызыклады Ленар Әкрам улы, һәм без Россиянең "Сәламәтлек" программасы буенча эшләүне дәвам итәбез. Ул районда сәламәтлек саклауны модернизацияләү, бала тудыру сертификатлары буенча яхшы эшне билгеләп үтте. Кыска чыгышының ахырында Хәлиуллин бүләкләүләргә күчте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары белән табиб акушер-гинеколог Сәфилә Хисамова, Ютазы табиблык амбулаториясе мөдире З. Галләмов бүләкләнде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хатлары Урыссу Үзәк район хастаханәсенең табиб дермато-венерологы Сергей Николаевка һәм медстатисты Зөл-фия Нигъмәтуллинага бирелде. Күп-тән түгел беренче тапкыр Урыссу Үзәк район хастаханәсендә "2012 елның иң яхшы табибы" бәйгесе үткәрелде. Әлеге исемгә Бәйрәкә табиблык амбулаториясе мөдире Гөлчирә Хәлиуллина лаек булды. Икенче урында - баш табиб урынбасары Юлия Аскерова һәм өченче - стоматолог Резеда Гайнуллина. Активист-спортчылар да игътибарсыз калмады. Алар - "Сәламәтлек" медицина хезмәткәрләре спартакиадасында җиңүчеләр фельдшер Артур Юсупов, табиб-хирург Георгий Кошелев, Наталья Евсеева, массажчы Марат Гыйльметдинов. Җиңүче-ләр дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев