Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Механизаторлар ярышты

"Таң" ҖЧҖ базасында район механизаторлары арасында бәйге үтте. Чараны район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев ачты. Барлык яңалык - бөтенләй онытылган элееке нәрсәләр, диләр халыкта. Әлеге очракта исә механизаторлар бәйгесе - бик үк иборынгы дә түгел, хәтта онытылмаган дияргә дә була. Ул узган гасырның 90нчы елларында башланды һәм районнан чак...

"Таң" ҖЧҖ базасында район механизаторлары арасында бәйге үтте. Чараны район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев ачты.

Барлык яңалык - бөтенләй онытылган элееке нәрсәләр, диләр халыкта. Әлеге очракта исә механизаторлар бәйгесе - бик үк иборынгы дә түгел, хәтта онытылмаган дияргә дә була. Ул узган гасырның 90нчы елларында башланды һәм районнан чак кына яшьрәк булып исбпләнә. Узган елда сабанчылар бәйгесе, ул нәкъ менә шулай дип аталды да, яңадан булдырылды.

Бәйге көнендә зур мәйданда район хуҗалыкларының иң яхшы механизаторлары җыелды. Әмма бәйгене оештыручыларның кәефләрен бер нәрсә бозды: бер трактор килеп җитмичә ватылды, ике агроколлектив, катнашучылар җибәрмичә, чараны игътибарсыз калдырды. Ә бит һәрбер хуҗалыкта исеме район күләмендә яңгырарга лаеклы шактый җирбагарлар бар әле.

Иртәдән берничә дистә гектар зурлыктагы мәйданны авыл хуҗалыгы техникасы гүләве яңгыратты. Йөрәк чылбырлы тракторларны, заманча өр-яңа, киң алымлы New Holland техникасын күрүгә ешрак тибә башлады (сүз уңаенда, алар 90нчы елларны, Т-150 тракторлары әле "мода"га керә башлаган вакытны хәтерләттеләр). Тракторларны рәткә тезеп, механизаторлар бер сафка бастылар. Һәрберсе формалы бейсболкада, йөзләрендә - җитдилек. Һәрбер кешегә үз һөнәрманчылыгын, осталыгын күрсәтергә кирәк. Сафка баскан игенчеләрне, агроколлективлар җитәкчеләрен, жюри әгъзаларын район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев сәламләп, барысына да чәчүне вакытында һәм сыйфатлы уздыруларына, безне туендыручыларның көндәлек, катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Ярышларның баш хөкемдары район авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Азат Мәхмүтов бәйгенең шартлары белән таныштырды. Монда төп нәрсә - нинди техникада эшләвең, я булмаса, туфракны нинди ысул белән эшкәртүең түгел. Төп шарт - башкару сыйфаты.

Мылтыктан старт бирелде. Бөтен техника, барысы бердәй, куәтләре буенча аларга билгеләнгән чикләргә омтылды. Комиссия шунда ук өскә каплатылган буразнаның турылыгына һәм сыйфатына бәя бирергә беренче буразнаны салудан соң кереште. Ә ул, чыннан да, бик әһәмиятле роль уйный икән. Монда "Нур-Агро" ҖЧҖ механизаторы Әнвәр Галимов һәм "Дим" КФХ механизаторы Дамир Гәрәев буразналары иң яхшылары булды. Участокларның чикләрен саклауны, агрегатның керү һәм чыгу тигезлеген, туфракның тирәнлеген һәм аны эшкәртү сыйфатын күз уңыннан җибәрергә ярамый. Бер сүз белән әйткәндә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган жюри кырыс, гадел хөкем итте. Нәтиҗәләр авыл хуҗалыгы техникасы төрләре, "номинацияләр" буенча кебегрәк ясалды. Шулай итеп, чылбырлы тракторлар арасында баллар саны һәм, тулаем алганда, эш күләме буенча алдан әйтелеп киткән Т-150 трактор штурвалы артында утырган "Нур-Агро" ҖЧҖдан Әнвәр Галимовка тиңнәр булмады. ДТ-75М тракторындагы "Таң" ҖЧҖдан Зиннур Ильясов әлеге номинациядә икенче булды. Тагылмалы сабанлы МТЗ маркасындагы тракторда сөргән механизаторлар арасында "Дим" КФХдан Дамир Гәрәев (МТЗ-82) җиңү яулады, "Нәбиуллин" КФХдан МТЗ-121 тракторындагы Әнәс Вилданов икенче урынга лаек булды, "Игенче" ҖЧҖдан Рәфис Ахунов өченче булды. Туфракны өстән эшкәрткән механизаторлар арасында "Вафауллин" КФХдан ХТЗ-1773 тракторында Владимир Винокуров лидерлык итте, Т-215 Mc Cormik та "Уңыш" ҖЧҖдан Фәнил Мәҗитов һәм шул ук Mc Cormikта "Таң" ҖЧҖдан Таһир Садыйков икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. "Җитештерүчәнлек" номинациясендә New Holland киң алымлы агрегатында (аның көндәлек эше, уртача алганда, 300 гектар тәшкил итә) ярышкан Наил Зәйдуллинга тиңнәр табылмады. Рәстәм Мидхәт улы зур канәгатьлек белән, җиңүчеләргә грамоталар тапшырды һәм аларның эштә сөялләнгән кулларын кысты. 124 санлы һөнәри училищеда өченче курста укучы Р. Зариповка Нуриев махсус бүләк тапшырды. Сүз уңаенда, Руслан - "Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты" һөнәре буенча "Һөнәре буенча иң яхшы-2012" исеменә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның һөнәри осталыклары республика олимпиадасында катнашучы. Ул Казан дәүләт аграр университетының 1 курсына, керү имтиханнарыннан башка көндезге бюджет бүлегенә кабул ителү сертификатына ия булган.

Ахырда игенчеләр, зур теләк белдереп, призлы кече сабантуйда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев