Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Мәгариф өлкәсендә кимчелекләр бар

Бүген Урыссу гимназиясендә район башлыгы Р. Нуриев катнашында мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова алып барды. Семинар "Милли-мәдәни рухта укучыларны тәрбияләү" темасы астында узса да, беренче чиректә 11 классларда уздырылган контроль срезлар, шулай ук 4,6,8,10 классларда уздырылган контроль срезларга анализ ясап, мониторинг нәтиҗәләрен карау кебек сорауларны да үз эченә алган иде. Гимназия укучылары кунакларны туган телдә яңгыраган сәламләү сүзләре белән каршы алдылар. Алга таба кунакларга 10 фән буенча мастер - класслар тәкъдим ителде. Һәр укытучы үзенең булган белем багажын күрсәтте. Гимназия укучылары һәм укытучылары белән берлектә әзерләнгән "Исемең матур, кемнәр кушкан" театраль миниатюра кунакларның күңеленә шулай ук хуш килгәндер, мөгаен. Дәресләрне караганнан соң шундый нәтиҗәгә килделәр:"Әгәр дә кеше үз гомерендә белемле, әхлаклы булса, әгәр дә ул борынгы әби-бабаларыбыз мирасын, хәтерен киләчәк буынга түкми-чәчми тапшыра алса, тырышып укыса - аннан да бәхетле кеше булмас".

Ләкин, мәгариф өлкәсендә бар да ал да гөл генә түгел шул. Бүген безнең алда ничек итеп Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) һәм Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырасы бар. Мәгариф бүлеге башлыгы С. Абрамов ясаган күзәтүләргә күз салсак, нәтиҗәләр горурланырлык түгел. 11 классларда математика һәм рус теленнән уздырылган мониторинг буенча математикадан иң яхшы билгеләр 3 санлы Урыссу мәктәбендә һәм Урыссу гимназиясендә,ә иң начар билгеләр Бәйрәкә һәм Каразирек мәктәпләрендә. Ә рус теле фәне буенча иң яхшылар рәтендә Ютазы мәктәбе, иң начарлар - Бәйрәкә һәм Иске Урыссу мәктәбе укучылары тора. "Һәр укучы белән шәхсән эшләргә, бүгеннән үк әзерлекне алып барырга. Бүген безнең уйларга вакытыбыз юк, эш күрсәтергә кирәк", - диде район башлыгы. Һәм декабрь аенда Бәйрәкә һәм Каразирек мәктәбе укуыларына тагын бер тапкыр БДИ алып карарга тәкъдим итте. Шулай ук Р. Нуриев олимпиадаларга әзерләнү өчен күрше районнардан укытучылар чакыру кебек практиканы да дәвам итәргә кушты. Моның нәтиҗәсе булмый калмас, без мәгариф дәрәҗәсен үстерергә тиеш, диде ул сүзен йомгаклап.

Киңәшмәдә шулай ук информацион-методик үзәк директоры Ф. Сәлимова, Урыссу икенче санлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Л. Солтанова, Информацион-методик үзәкнең милли эшләр буенча методисты С. Хәбибуллина да чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев