Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Җәмәгать суды – яңа бинада

Узган җомгада тантаналы шартларда Җәмәгать судьясы йорты эксплуатациягә тапшырылды. Ачу тантанасында башкаладан һәм Татарстанның Көньяк-Көнчыгышы районнарыннан дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Моңа кадәр җәмәгать суды элекке район хастаханәсе администрациясенең тузган бинасында урнашкан иде. Ике ел элек район җитәкчелеге элекке мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасының беренче катын җәмәгать судына бирергә карар итте. Биредә суд коллективы бушлай нигездә 200 квадрат метр мәйданга ия, анда аппарат хезмәткәрләре бүлмәләре, суд утырышлары залы, архив, судья бүлмәсе һәм башка бүлмәләр керә.
Ачу тантанасында ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗов, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, республика Көньяк-Көнчыгышы район, шәһәр судлары вәкилләре катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, бинаны реконструкцияләүдә, район бюджетыннан тыш, зур ярдәмне район советы депутатлары - район сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре күрсәтүен билгеләп үтте. Республика бюджеты акчасына яңа җиһаз сатып алынган. Үз чиратында, юстиция министры районның җәмәгать судын 2013 ел программасы буенча яңа оргтехника белән тәэмин итәргә, шулай ук бина фасадын ремонтларга вәгъдә итте.
Рөстәм Мидхәт улы җәмәгать судьясы Илдар Шәрифуллинга ачкычлар тапшырганнан соң, кунаклар бина эченә уздылар, аннары район сәнәгать предприятиеләренә экскурсия ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев