Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Җәмәгатьчеләр белән очрашу

Узган атнада иҗтимагый оешмалар вәкилләренең район җитәкчелеге белән очрашуы узды.

Актив белән очрашу башкарылган эшләр анализыннан башланды. Җитәкче урынбасары Гүзәлия Фәхертдинова элек мондый очрашуларда күтәрелгән контроль сорауларның үтәлеше барышы турында мәгълүмат җиткерде. Нигездә, алар төзеклек өлкәсенә кагылды: ишегалларын асфальтлау, юлларның чокырларын тигезләү, карт агачларны кисү, юллардагы ясалма тигезсезлекләрне тәртипкә китерү һәм башкалар. Катнашучыларны түгәрәк өстәл артына җыйган төп сорау - җылылык өчен тарифларның ике тапкырга диярлек артуы булды. Моның белән бәйле, халыкка ярдәм йөзеннән, ТР Министрлар Кабинеты торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне каплауга максатлы субсидияләр бирү турында карар кабул итте. Бу җылылык белән тәэмин итүне "Таттеплосбыт" ААҖ тормышка ашырган торак биналарда яшәүче гражданнарга, ягъни 3239 өй хуҗалыгына кагыла. Социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Зәрия Рәшитова очрашуда катнашучыларга субсидия бирү тәртибен аңлаттылар. Әлеге сорау буенча җентекле мәгълүматны 2-82-91 "кайнар линия" телефоны буенча алырга мөмкин.
Җылыга субсидия билгеләү 2012 елның 10 сентябреннән 30 ноябренә кадәр тормышка ашырылачак. Бу җәһәттән халык белән эшләүгә алты белгеч җәлеп ителәчәк. Дүшәмбедән җомгага кадәр алар гражданнарны социаль яклау бүлеге бүлмәсендә иртәнге җиде сәгатьтән кичке сәгать җидегә кадәр, шимбә - иртәнге тугыздан көндезге ике сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
Иҗтимагый оешмаларны Урыссу ГРЭСының киләчәктәге язмышы да борчый. Район һәм станция җитәкчелегенең әлеге сорауны республика президенты дәрәҗәсендә күтәрүе куандыра. Хәзер ул аның контролендә. Яңа икътисади җайланмаларны турыдан-туры станциянең иске бинасына кую варианты карала. Бу аны реконструкцияләүгә чыгымнарны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Җитәкчелекнең районны төзекләндерү буенча планнары зур, шулай ук якын киләчәктә чистарту корылмаларын һәм "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагеренда яңа туклану блогын төзүне тәмамлау күздә тотыла. Чүп чыгару проблемасы да якын арада хәл ителәчәк. Әлеге эшкә яңа предприятие алыначак. Контейнер мәйданчыклары яңадан проектланачак, киңәйтеләчәк һәм, мөгаен, алар ябык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев