Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иттеләр

Узган атнада районның балалар паркында республиканың "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" традицион шәфкатьлелек акциясе узды.

Әлеге акциядә туксаннан артык булачак беренче сыйныф укучысы катнашты. Әлеге балалар опекунлылар, күп балалалы һәм аз керемле гаиләләр категорияләреннән. Акцияне мәгариф бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук беренче сыйныфка баручыларга ярдәм итү чакыруына җавап биргән барлык кешеләр оештырып, уздырды. Алар - эшмәкәрләр, бүлекләр һәм хезмәтләр, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм башкалар, гомумән, акциягә битараф калмаучы затлар. Район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде, ә булачак беренче сыйныф укучыларына алар өчен яңа булган уку елында уңышлар теләде.
Бәйрәм барышы дәвамында шат күңелле клоуннар балаларның күңелләрен күтәрделәр. Алар бергәләп җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар. Балалар каршында шулай ук район бию коллективлары да чыгыш ясады.
Булачак беренче сыйныф укучылары хәйриячеләр кулларыннан канцелярия кирәк-яраклары белән яңа букчалар һәм "Бердәм Россия" партиясеннән физик тәрбия дәресләрендә шөгыльләнү өчен футболкалар кабул итеп алдылар. Моннан тыш, аз керемле гаиләләрдән 238 бала, 2-11 сыйныф укучылары хәйрия акчаларына канцелярия товарлары белән тәэмин ителделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев