Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Президентка рәхмәт

Шимбә, 20 октябрь көнне, тантаналы рәвештә башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов тормыш иптәшләре Бөек Ватан сугышында катнашкан тол хатыннарга, бәйрәкәлеләр - 82 яшьлек Мөкәррәмә Зариповага һәм 98 яшьлек Мөнәвәрә Шәрифуллинага зарыгып көткән фатир ачкычларын тапшырды.

Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының, аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту эшенә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, яңа төзелеп килүче Солнечный микрорайонында ветераннарга ике фатирлы йортлар өчен Восточная урамы бирелгән. Биредә ел башыннан ике фатирлы биш йорт эксплуатациягә кертелде. Һәм узган шимбә көнне дә чираттагы ике фатирлы йорт хуҗаларына ия булды. Яңа фатир алган Мөнәвәрә әби, үзенең өлкән яшенә карамастан, аек акылда. "Аллаһы Тәгаләгә шундый көнгә кадәр исән булуым өчен рәхмәтлемен. Авыр хезмәтебезне онытмаганнары өчен хөкүмәткә, Президентка рәхмәтемне белдерәм. Сугыш елларында җиде балам белән ялгызым калдым - тормыш иптәшем Сәйфулла сугышка китте. Бер балам ачлыктан үлде. Ә без, хатын-кызлар, кояш чыгып, батканга кадәр, ирләребез фронтта кулларында корал тоталсын өчен, колхозда эшләдек. Балаларымның кайгыртулары аркасында мин мул тормышта яшим, хөкүмәт ярдәме белән бик яхшы торакка ия булдым".
Бу көнне Андрей Николаевич тантана сәбәпчеләренә ачкычлардан тыш, өй туена бүләкләр дә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев