Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Программалар гамәлдә

Хәзерге вакытта яшьләр проблемасын хәл итү максатында район җитәкчелеге авыл яшьләрен үстерү өчен инфраструктура һәм социаль шартлар булдыра. Районда "2012-2015 елларда авыл яшьләре" озак вакытлы максатлы программасы расланган.

Районда торакка мохтаҗ булган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән торак программалары тормышка ашырыла. "2012 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасы, аның программа алды "Авылда яшәүче яшь гаилә һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" һәм "Торак " федераль максатлы программасы күп яшь гаиләләргә аларда катнашырга мөмкинлек бирде.
Мәсәлән, торакны исәпкә алу секторыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2011 елда "2012 елга кадәр авылның социаль үсеше" федераль максатлы программасы буенча (ФМП) биш гаилә 5745,6 мең сумга торак шартларын яхшырткан. Программада катнашучылар булып авылда яшәүче яшьләр тора: мәгариф хезмәткәрләре, "Чулпан" ҖЧҖ, "Галиев" КФХ хезмәтчәннәре. Йортлар Иске Каразирек, Иске Урыссу, Бәйрәктамак авылларында төзелгән. Гомумән алганда, быелның 1 гыйнварына әлеге программа буенча авылда яшәүче 43 гаилә исәптә тора.
"Торак " федераль максатлы программа "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" кече программасы буенча (аның заказчысы - ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы) 22 гаилә исәптә тора. Әлеге программа буенча "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" ҖЧҖ, Урыссу ГРЭСы, Урыссу үзәк район хастаханәсе, мәдәният бүлеге, "УЭМЗ" ҖЧҖ хезмәткәрләре, эшчеләре, Подгорный бистәсеннән, Әбсәләм, Ютазы авылларыннан яшь гаиләләр үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Программада катнашучылар Яшьләр тыкрыгы буенча 1 санлы йортта фатирлар сатып алды.
Районда социаль ипотека программасы эшли. Бюджет өлкәсендә эшләүче, "Электросоединитель" ААҖ, "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" ҖЧҖ хезмәткәрләре яшь гаиләләр өчен әлеге программа буенча фатирлар сатып алды.
Агросәнәгать комплексында эшләүче яисә эшләргә теләк белдергән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр, шулай ук авылда эшләүче сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре торак белән тәэмин итүдә өстенлек белән файдаланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев