Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Производство яңартыла

Узган атнада заманча сөт җайланмалары белән җиһазландырылган тагын ике яңартылган ферма эшли башлады.

Агымдагы ел башыннан район башлыгы вазифаларын башкаручы җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгын яңарту һәм аны төп производство чаралары белән җиһазландыру программасы әзерләнеп, уңышлы эшли. Әлеге программага ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы коллективлары алдына заманча ашлык җыю, терлек азыгын җыю техникасын сатып алып, аны эксплуатациягә кертү, шулай ук югары технологияле сөт җайланмаларын урнаштыру белән терлекчелек фермаларын яңарту бурычы куелды.
Бөтен чыгымнарны каплауның финанс чыганагы - хуҗалыкларның үз акчалары, кредит ресурслары, шулай ук төрле республика программалары ("50х50", машиналарны утильләштерү, лизинг, "10х90" банк программасы). Район бюджеты авыл хуҗалыгы коллективларына бу эштә зур ярдәм күрсәткән. Программаның гомуми бәясе 65 миллион сумны тәшкил иткән. Хуҗалыклар ике "New Holland" тракторы, сигез берәмлек ашлык җыю техникасы, өчәр туфрак эшкәртү җайланмасы һәм чәчү комплексы сатып алдылар.
Терлекчелеккә килсәк, быел Тукай исемендәге, "Уңыш", "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре, "Вафауллин", "Нәбиуллин", "Нур" крестьян-фермер хуҗалыклары фермаларына капиталь ремонт ясалып, яңартылды.
"Уңыш" ҖЧҖ яңартылган, гамәлдә булган сыер абзарында Ижау шәһәрендә җитештерелгән сөт җайланмаларын урнаштырды. Бу танк-суыткычлы сөт үткәргече. Уңышлыларга ул югары сыйфатлы сөт җитештерергә ярдәм итә, хәзерге базар шартларында бу сөтне сатканда бик әһәмиятле таләп. Әлеге җайланманың электроникасы мастит белән авырган терлекләрнең сөтен кабул итми, бу исә сыйфат турында сөйләүче факт (шуны билгеләп узабыз, районда мастит белән авыручы сыерларның процент дәрәҗәсе югары). Тагын бер әһәмиятле күрсәткеч - 25 баш күләмендәге норма урынына оператор ике тапкырга артык сыер сава. Ә бу исә вакытны экономияләү турында сөйли.
Элекке "Ютазы" крестьян хуҗалыгының ташландык фермаларын бүген Ансель Вафауллин тергезә. Бүгенге көндә 200 баш сөт терлегенә исәпләнгән биналарда аларны яңарту эше алып барыла, шуннан соң фермерчы фермага шул ук фирма җайланмаларын урнаштырачак. "Нәбиуллин" КФХ да үзенең фермаларында капиталь ремонт үткәрә. Монда ике сыер абзары 200әр баш терлек кабул итәчәк. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә билгеләп узылганча, авыл хуҗалыгы формированиеләренә әлеге максатларга муниципалитеттан ярдәм буларак 12 миллион сумлык займ бирелгән.
Кабул ителгән чараларның район терлекчелегенең интенсив үсешенә ярдәм итәчәгенә, аны табышлыга әверелдерәчәгенә ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X