Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Пәйгамбәрләргә ияреп

Корбан бәйрәме көнне Урыссу бистәсе мөселманнары, тәкъбир-тәшрик әйтеп килеп, үзәк мәчеткә җыелдылар.

Мөселманнар Корбан гаетен иң зур бәйрәмнәренең берсе дип саныйлар. Кеше каны коелганчы, хайванныкы коелсын, дип әмер биргән Хак Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә.

Җитмәсә, корбан ите белән мохтаҗлар, ятимнәр, юксыллар сыйланырга тиеш. Кеше ялгызы гына яши алмый. Ул җәмгыятьнең бер әгъзасы буларак гомер сөрә. Башкаларга игелек кылып яшәмәсә, үзе дә игелек күрмәс. Кешелеклелек ул - җәмгыятьтәге һәркемнең башкалар өчен файдалы булырга тырышуы.

Югарыда әйтелгән фикерләр гает көнне бәйрәм белән тәбрикләгән Ютазы районының имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, район башлыгы Р. Нуриев исеменнән җыелучыларны котлаган С. Төхбәтуллин, Урыссу мәчетенең дәгъвәт бүлеге мөдире Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин чыгышларында яңгырады.

Марат хәзрәт үз чыгышында мәчет-мәдрәсәгә ярдәм итеп торучы предприятиеләр һәм хуҗалыклар директорларын, җитәкчеләрен, бәйрәмгә корбан өчен мал биргән Тукай исемендәге хуҗалык җитәкчелеген, Уфа мөселманнарын телгә алды. Шулай ук мәчет-мәдрәсә төзүдә башлап йөрүчеләрнең исемнәрен хәтергә төшерде. Аларның барысына да Аллаһның рәхмәтен сорап, дога кылды. Районыбыздан хаҗ сәфәренә китүчеләргә уңышлар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы үз чыгышында мәчеттә яшләрнең, балаларның күп булуына канәгатьлек белдерде. Урыссу мәчете хәзрәтләренең тырышлыгы өчен аерым рәхмәтен җиткерде. Мәчет янындагы стоянканың асфальтлануы, икенче мәчет төзелүе куанычлы вакыйгалар булуын ассызыклады.

Ильяс хәзрәтнең эчтәлекле вәгазендә мондый мәгънәдәге җөмләләр бар иде: "Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең сәхәбәләреннән көн дә: "Ә сез чирле кешенең хәлен белдегезме, дин кардәшегезне соңгы юлга озатышуда катнаштыгызмы, ятимнәрнең башыннан сыйпадыгызмы?", - дип сорый торган булган. Пәйгамбәребез кушканча, без дә туганнарыбыз, күршеләребез, мохтаҗлар белән корбан малын уртаклашыйк, җыелышып сыйланыйк. Якты йөзле, татлы сүзле булып, бер-беребезне тәбриклик". Чынлап та Урыссу мәчете тарафыннан чалынган малларның корбан ите сукырлар җәмгыятенә, ялгыз әбиләргә өләшенгән һәм мәдрәсәгә калдырылган.

Гает намазына басып, башларын сәҗдәгә куйган мөселманнар ил - көнгә иминлек, тынычлык, бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев