Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Р. Миңнеханов: “Урып-җыюны яңгырларга кадәр тәмамларга кирәк”

Сишәмбе кичендә безнең районда эш визиты белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.

Башта ул урып-җыю кампаниясе барышы белән шәхсән танышыр өчен, район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән район территориясен вертолеттан карап узды. Алар "Нур" КФХ бусуына төштеләр, анда аларны инде ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, район авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары көтте. Рөстәм Нургали улы ютазылыларны җылы сәламләп, әңгәмәне якынаеп килүче яңгырлардан башлады:
- Инде бу атна ахырында синоптиклар яңгырлар булачагы турында прогноз ясыйлар, шуңа күрә урып-җыю көчәйтелгән режимда барырга тиеш, - дип хәбәр итте Миңнехнов. - Уңыш өлгергән. Шуңа күрә хәзер ашыгырга кирәк.
- Бүгенге көндә кампания темплары югары, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев. - Көненә без, якынча алганда, уңышның биш процентын җыябыз.
- Бу яхшы күрсәткеч, - дип билгеләп узды президент. - Әгәр дә калган биш көндә темпны киметмичә, шулай ук эшләүне дәвам итсәгез, уңышның 25 процентын җыеп алачаксыз. Соңга калу булмас. Әлеге курсны тотыгыз.
Районда урып-җыю, Рөстәм Мидхәт улы сүзләренчә, бүгенге көнгә яртылаш тәмамланган. Ютазылыларның президент белән очрашу вакытында да кырлардагы комбайннар бер минутка да тынмады. Басулардан бер-бер артлы ашлык төягән КамАЗлар китеп барды. Алдынгы "Нур" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сирин Галиев сүзләренчә, әлеге ел шунысы белән аерылып тора, быел чәчү кампаниясе иртә башланды, шуңа күрә уңыш гадәти вакыттан иртәрәк һәм мулрак булган. Быел кукуруз, суданка һәм рапс бай уңыш бирәчәк.
Марат Әхмәтов, үз чиратында, районның терлек күләме тыгызлыгының югары булуын билгеләп узды. Аның сүзләре буенча, нәкъ менә терлекчелек продукциясен аркасында район хуҗалыклары корылык вакытында бирешмәгән. Президент тагын бер тапкыр гаилә фермаларын төзүгә ярдәм итүгә һәм халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ныгытуга кабул ителгән курсның дөреслеген билгеләп узды. "Районда әлеге юнәлешләрне үстереп, ныгытырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте җитәкчеләргә республика башлыгы.
"Сезнең район белән грамоталы һәм алдан күрүчән җитәкче идарә итә, - дип мөрәҗәгать итте ул ютазылыларга. - Аның янында яхшы команда тупланган. Әмма бүген сезнең ГРЭС белән проблемагы бар, һәм аны хәл итү юлын табарга кирәк. Һәм без аны эзлиячәкбез"
Президент белән әңгәмәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре аңа "50/50" программасын юкка чыгармаска тәкъдим иттеләр. Моңа исә Миңнеханов: "Әлбәттә, әлеге программа буенча элеккечә эшлиячәкбез", - дип җавап бирде. Ә җитәкчеләр белән очрашуны ул урып-җыю кампаниясен уртак көчләр белән уңышлы тәмамлауга чакырып йомгаклады. Әгәр дә нинди дә булса проблемалар туса, аларны бергәләп хәл итәчәкбез.
Соңыннан ул спорт комплексы төзелеше белән шәхси рәвештә танышыр өчен Бәйрәкә авылына юнәлде. Объект буенча аны әлеге проект курьеры булган район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов йөртте. Төзелешнең подрядчысы белән аралашканнан соң, президент Бәйрәкә кебек шундый зур һәм күркәм авылда тиздән әлеге спорт объекты төзеләчәгеннән канәгать калды. Шуның белән Миңнеханов район белән хушлашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев