Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Р. Миңнеханов: “Юлларны хәвефсез итик”

Узган атнада безнең районда эш визиты белән ТР ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов булып китте.

Ютазы районына үз визитын Рифкать Нургали улы гражданнарны кабул итүдән башлады. Аңа шәхси кабул итүгә берничә ютазылы язылды. Республиканың баш дәүләт юл күзәтчелеге инспекторына шәхси сораулар белән генә түгел, районның күп кенә яшәүчеләрен дулкынландырган мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Бер генә сорауны да Миңнеханов игътибарсыз калдырмады.
Эш визиты моның белән генә тәмамланмады. Соңрак ЮХИДИ идарәсе начальнигы полиция бүлегенең актлар залында аның хезмәткәрләре, аерым алганда, ЮХИДИ инспекторлары, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән очрашты. "Мине бүлектә эшнең ничек куелуы, коллективның ничек яшәве, юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча нинди резервлар булуы һәм башка мәгълүмат кызыксындыра", - дип басым ясады идарә башлыгы. Чөнки безнең гомуми максатыбыз - республикабыз юлларын хәвефсез итү". Соңыннан Миңнеханов бүгенге көндә булган проблемаларга һәм аларны чишү юлларына тукталды, әлбәттә инде, шуларның берсе - республика юлларында кешеләр үлеме. Киңәшмәдә шулай ук район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев