Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район форпостчылары тагын беренче

Ютазы районы "Форпост" үзәге командасы, аның директоры Д. Волкова җитәкчелегендә, Яр Чаллы шәһәрендә узган "Форпост" үзәкләренең унберенче Республика спартакиадасында җиңү яулады.

Безнең район командасы Түбән Кама, Азнакай, Теләче һәм башка командаларны шактый артта калдырып, беренчелек флажогын янә үз кулына алды. Әйтергә кирәк, бу аның икенче ел рәттән җинү яулавы.

Командалар граната атуда, "зыян күргән" кешене күчерүдә, ятьмә астыннан шуышып баруда, противогазлар киеп йөгерүдә, турникта күтәрелүдә, аркан тартышуда, атуда һәм башка физик әзерлек төрләрендә, футбол уйнауда катнаштылар, шулай ук үз визиткалары белән таныштырдылар. 18 команда арасында иң яхшы снайпер булып 124 санлы һөнәри училище укучысы Марсель Кашафетдинов чыгыш ясады. Безнең команда абруен, шулай ук, "Электросоединитель", Урыссу җылылык челтәрләре, Урыссу ГРЭСы, газ хезмәте, 124 санлы һөнәри училище, "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы, "Форпост" үзәге спортчылары Юлия Перешивка, Вероника Мишакова, Роман Якупов, Айрат Әхмәтов, Руслан Шәрифуллин, Рузил Фәйсханов, Алексей Фомин якладылар. Юл чыгымнарын финанслау һәм команданы яңа камуфляж белән тәэмин итүне район җитәкчелеге үз өстенә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Форпост

2
X