Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район коммунистлары делегатлар сайлады

Узган җомгада, 21 сентябрьдә, район коммунистларының отчет-сайлау конференциясе узды.

Башкарылган эш турында доклад белән Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе территориаль-региональ бүлегенең Ютазы җирле бүлекчәсе секретаре В. Шмуровец һәм контроль-ревизия комиссиясе рәисе Н. Мостафин чыгыш ясады. Докладчылар чыгышын тыңлаганнан соң, комиссия әгъзалары бүлекчә һәм ревкомиссия эшен бертавыштан канәгатьләнерлек дип таптылар.
Зур стажлы коммунист М. Миңнекәев партия буенча иптәшләренең игътибарын җирле бүлекчә сафларында яшьләрнең аз булуына юнәлтте. "Миңа тиздән 88 яшь тула. Көчем элекке кебек түгел. Районда яшьрәк партия әгъзалары бар. Үз вакытында аның аерылып торган вәкилләренә Ратников, Фәхриев керде... Алар актив гражданлык позицияле булды, бу коммунистлар үз артларыннан ияртә белде. Алар безгә алмашка килгән яшьләргә тәҗрибә тапшыру өчен бүлекчә сафларында булырга тиешләр", - дип ассызыклады Миңнебай Миңнекәй улы. Барлык чыгыш ясаучыларны һәм КПРФ ТРБ Ютазы җирле бүлекчәсе секретаре тарафыннан җиткерелгән тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, җирле бүлекчә әгъзалары КПРФ ТРБның XX отчет-сайлау конференциясенә делегатлар кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. Делегатлар итеп бертавыштан В. Шмуровец һәм Л. Шәйхетдинов сайланды. Конференция барышында Х. Миргалимов һәм Р. Нуретдинов Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең февраль аенда Мәскәүдә узачак XV съездына делегатлар итеп күрсәтелде. Моннан тыш, КПРФ ТРБ Ютазы җирле бүлекчәсе В. Шмуровец кандидатурасын КПРФ ТРБның республика комитетына, ә Н. Мостафинны комитетның контроль-ревизия комиссиясенә күрсәттеләр. Реском кандидатураларны караячак. Ахырда бюроның һәм контроль-ревизия комиссиясенең яңа составы сайланды.
Конференция эшендә КПРФның территориаль-региональ бүлекчәсе бюросы әгъзасы В. Натальин катнашты. Ул бүлекчәгә нәтиҗәле эше, нигезне саклап калган өчен рәхмәт белдерде, әлеге шартны бүгенге көндә иң әһәмиятлесе дип атады һәм залдан яңгыраган сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев