Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Сакчыллык технологияләре мөһим

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашындагы зональ семинар-киңәшмә Лениногорск районында үтте.

Республика көньяк-көнчыгышының җиде районыннан (Лениногорск зонасы) семинарда катнашучылар, аерым алганда, зоотехниклар, ветеринария табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлар, терлекчелек производствосы нәтиҗәлелеген үстерүне, маллар баш санын саклауны, көтүне арттыру проблемаларын тикшерделәр.Нәҗип Нәкыйп улының докладында узган сигез айда тармак эшенә нәтиҗә ясалды. Республикада мөгезле эре терлек баш саны һәм дуңгызлар буенча уңай динамика билгеләнде, дип ассызыклады ул. Терлекләр баш саны үсешенә ирешкән районнар арасыннан ул безнең районны да атады. Бездә терлекләрнең баш саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, арткан. Сөт җитештерүдә дә үсеш күзәтелә. Лениногорск зонасында барлык районнар, Бөгелмә районыннан (86 процент) башка плюс белән эшли алды, дип вәзгыятькә бәя бирде Хаҗипов. Шуны билгеләп үтик, район буенча ел башыннан бер сыерга тулаем савым 120 891 центнер тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 106 процент.
Зональ киңәшмәнең әһәмиятле өлеше - терлекләрне кичекмәстән һәм һәр җирдә кышлау араннарына күчерү, шулай ук җитәрлек күләмдә һәм сыйфатлы тупас һәм сусыл азык белән тәэмин итү соравы булды, чөнки сыерларның физиологик халәте һәм продуктлылыгы нигездә сыйфатлы, төрләндерелгән ашатуны оештыруга бәйле.
Семинарда район хуҗалыкларына сакчыл производство программасын кертү темасы кызыл җеп булып сузылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның Сөт җитештерүчеләре берлеге белән берлектә, сөт фермаларында сакчыл җитештерү системасын практикага кертү буенча методик рекомендацияләр эшләде. Бүгенге көндә ферма персоналын укыту үткәрелә, һәр эшче һәм технологик процесс буенча эш вакыты хронометражы төзелә, визуаль стандартлар, шул исәптән, саву стандарты һәм яңа туган бозауларны эчерү стандартлары булдырылган, төп технологик процесслар - сыерлар саву, көтүне арттыру, яшь терлекләрне үстерү, малларны ашату һәм карау мәсьәләләре билгеләнде.
Семинарның практик өлеше учредителе "Татагролизинг" ААҖ булган "Ялтау" агрофирмасы базасында узды. Семинарда катнашучылар зур кызыксыну белән терлекләрнең буазлыгын ачыклау буенча Польшада җитештерелгән УЗИ-сканер портатив аппараты эшен күзәттеләр. Әлеге аппарат осеменаторларга, терлекчеләргә һәм ветеринария табибларына башлангыч чорда буазлыкны ачыкларга, репродукция органнары авыруларына диагноз куярга ярдәм итә. Шулай ук семинар-киңәшмәгә җыелучылар буаз сыерларны, яңа туган бозауларны асрау шартлары, тудыру бокслары җайланмалары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев