Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Сәламәтлек саклау министры - районда

Бу атнада безнең районда эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов булып китте.

Министр визиты барышында район җитәкчелеге тарафыннан үзәк хастаханә-сенә бирелгән яңа фатирны карады. Яңа фатир безнең районга табиблар булып эшләргә киләчәк гаилә парына билгеләнгән. Ул, шулай ук күптән түгел капиталь ремонт үткәрелгән кабул итү бүлеген карады, реанимация палатасында һәм үзәк район хастаханә-сендә хирургия бүлегенең операция блогында булды. Соңыннан барысы район хастаханәсенең актлар залында җыелдылар. Җыелучыларны сәламләп, министр элеккеге баш табиб Ленар Хәлиуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Һәркем дә мондый хастаханә төзи алмый. Вакыт тукталып калмый, җәмгыять медицинага зур таләпләр куя, технологияләр алмашына, алар тагын да камилләшә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә карата да таләпләр үсә. Әмма безгә кадәр эшләгәннәрнең тәҗрибәсен һәм белемен онытырга ярамый. Һәм, инде хәзер районның элеккеге баш табибының эш тәҗрибәсе аңа алмашка килгән табиблар тарафыннан кулланылыр дип уйлыйм", - дип билгеләп узды министр. Үзәк район хастаханәсе баш табибсыз кала алмый, дип ассызыклады ул, һәм җыелучыларга үзәк район хастаханәсенең баш табиб вазифасына яңа билгеләнгән Ринат Фатыйховны тәкъдим итте. "Мин аның эшли алачагына, грамоталы белгеч, үз фикерен белдерә алучы таләпчән җитәкче булачагына ышанам. Иң мөһиме - район кешеләре тормышын күпкә сыйфатлырак, гомерен озын итү. Билгеле, проблемалар күп, яшь баш табибка эш тәҗрибәсе туплыйсы бар, ә яшәү тәҗрибәсе еллар буйлап килә. Район җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклау белгечләренә быел һәм киләсе елда фатир бирү районыбызга яшь белгечләрне җәлеп итү өчен стимул нигезе булыр дип уйлыйм. Район медиклары коллективы яңа баш табибка һәр яклап ярдәм итүләрен сорыйм", - дип йомгаклады сүзен Айрат Фәррахов.
Ринат Фатыйхов үз чиратында ышаныч белдергән өчен рәхмәт җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев