Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Сораулар тикшерелде, карарлар кабул ителде

Узган чәршәмбедә II чакырылыш Ютазы район советының XVII утырышында берьюлы 14 сорау каралды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Депутатлар район тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләреннән сораулар карарга тиеш булды. Үз учреждениеләренең 2011 елда эшчәнлеге турында районның контроль-исәп палатасы һәм җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисләре хисап тотты. Моннан тыш, депутатлар Ютазы районы буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге турында отчет тыңладылар. Барлык сораулар буенча бертавыштан карарлар кабул ителде.
Депутатлар тарафыннан җир участокларын үз милекләренә бушлай алуга дәгъва белдергән өч яки аннан артык балалары булган граҗданнарның исемлеген әзерләү тәртибе каралды һәм расланды, шулай ук Ютазы районы территориясендә даими яшәүче, 18 яшьләре тулмаган өч һәм аннан артык балалары булган гражданнарга җир участокларын үз милекләренә бушлай бирүнең чикле күләме расланды.
Утырышлар барышында депутатлар тарафыннан ике программа кабул ителде: Ютазы районында 2012-2013 елларга хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту һәм 2012-2014 елларга "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ производство куәтләрен үстерү инвестицион программасы. Моннан тыш, район советы депутатлары тагын районда гамәлдә булган ике әһәмиятле программаның тормышка ашу барышын карадылар - бу 2011-2015 елларга район халкының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча Программасы һәм 2011-2013 елларга районда сәламәтлек саклауны модернизацияләү Программасы. Әлеге программалар буенча мәгълүмат игътибарга алынды, карарлар проектлары хупланды.
Элек кабул ителгән 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга район бюджетына депутатлар үзгәрешләр һәм өстә-мәләр кертте. Утырыш ахырында район башлыгы урынбасары - район советы рәисе урынбасары Рәмзия Хәкимова депутатларны район советының перспективалы планы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X