Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Субсидия алуга документлар кабул итү бара

Җылылык буенча субсидияләүгә документлар тапшыру срогы - 30 ноябрь.

Р. Нуриев җитәкчелегендә бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре белән узган атналык киңәшмә "Гармония" гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеген бүләкләү белән башланып китте. Алар "Шәфкатьлелек" номинациясендә дипломга һәм дәвалау-сыбайлы йөрү ысулын үстерүгә 150 мең акчага ия булганнар.

Алга таба территориаль үсеш бүлеге башлыгы Алсу Фейсханова районның бюджет учреждениеләре энергетик тикшерү үтү турында вакыт белән таныштырып китте. Безнең район буенча 67 учреждение мәҗбүри рәвештә энерготикшерү үтәргә тиешләр. Финанслау Республика бюджетыннан каралган.

Шулай ук киңәшмәдә халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Кәшиф Вәлиев чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, беренче сентябрьдән максатчан субсидия алуга документлар рәсмиләштерү агымдагы елның 10 сентябреннән 30 ноябренә кадәр дәвам итә. Вәлиев әйтеп узганча, район буенча 3239 хуҗалык җылылыкны Таттеплосбыттан ала. Халык күп җыелуны исәпкә алып, субсидия алучыларны тигез өч айга бүлдек. Шулай, сентябрь аена 852 хуҗалыктан 874 мөрәҗәгать итте. Октябрьдә 1319 хуҗалык чакырылган иде - 806 кеше генә килде. Ә ноябрь аена 1068 кеше чакырылган. Агымдагы елның тугызынчы ноябренә социаль яклау бүлегенә 2499 хуҗалык чакырылган, 2041 мөрәҗәгать иткән һәм 1697 кешегә субсидия билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев