Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Сәяхәттән алган тәэсирләр

Күптән түгел район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре делегациясе эш визиты белән Беларусь Республикасында, төгәлрәк итеп әйтсәк, Минск өлкәсенең Червен районында урнашкан "Агро-Бокс Зоотех" ҖЧҖ филиалында булдылар.

"Унибокс" бердәм предприятиесендә яңа товарлыклы сөтчелек фермасын карау максаты белән булды, аның аналоглары Беларуссиядә генә түгел, Таможня союзы илләренең берсендә дә юк. Үз тәэсирләре белән сәфәрнең бер катнашучысы, Ютазы районының "Уңыш" ҖЧҖ директоры Аяз Шафигуллин уртаклашты.
"Әлеге фермага бару идеясе район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриевныкы иде. Безнең юлны, тулаем алганда, җирле бюджет финанс-лады. Биш җитәкче кергән делегация составында Биектау районының өч вәкиле дә булган.
Минскта безнең делегацияне беларуслар җылы каршы алдылар һәм шунда ук "Унибокс" фирмасына алып киттеләр, монда савым заллары, ашлык тарату техникасы җитештерәләр. Әмма монысы иң мөһиме түгел, "Унибокс" компанияләр төркеме агросәнәгать белән чагыштырмача күптән түгел генә шөгыльләнә. Әле сигез ел элек кенә сәнәгать җитештерүе белән җитди шөгыльләнүче предприятие авыл хуҗалыгы турында уйламый да, әмма 2004 елда Беларусь Республикасы Президенты тарафыннан аңа ярым таралган колхоз бирелгәннән соң, барысы да үзгәрә. Һәм "Унибокс" яңа технологияләрне кертүгә басым ясап, бердәнбер мөмкин булган үсеш юлын сайлый.
"Унибокс"тан "идеаль ферма" - ультразаманча терлекчелек комплексы, монда бөтен дөнья аграр секторы предприятиеләре тарафыннан үрнәк итеп алынган яңа фәнни эшләр практикада тормышка ашырылган. Терлек биредә кондиционерлау һәм тирес чистарту системалары белән җиһазландырылган иркен биналарда тотыла. Монда малларны тоту өчен максималь уңай шартлар тудырылган. Төп басым аларны тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин итүгә ясала. Сыерларны стресслардан саклап калу өчен, тиз һәм авыртуларсыз саву процессы оештырылган. Савым көтүе сәламәтлегенә зур игътибар бирелә: мөмкин булган авырулар иртә стадияләрдә туктатыла һәм саву процессында төрле яклап инфекция алу мөмкинлеге юкка чыгарыла. Шуның белән бергә, кеше факторы мөһим урын алып тора: операторлар өчен уңай хезмәт шартлары тудырылган. Әлеге бөтен шартларны үтәү даими югары савымнарның һәм сөтнең яхшы сыйфатының нигезе булып тора. "Идеаль ферма"ны карый-карый, без шуңа игътибар иттек, илдәге "социалистик" стройга карамастан, алдынгы технологияләр монда күпкә алга киткән: биредә колхозлар сакланып калган, ә иң мөһиме - дәүләт сыйфатны тулаем контрольдә тота, ә ул исә Беларуссиядә беренче урында. Беренче карашка "идеаль ферма" - кыйммәт куаныч булып тоелырга мөмкин. Әмма бу алай түгел! Теләсә нинди инвестицияләрнең иң беренче максаты -табыш һәм нәтиҗә бирүе. "Идеаль ферма"ның әлеге күрсәткечләре - өлкәдә иң югары. Сүз уңаенда, комплексны төзегәндә файдаланган бөтен җиһаз һәм материаллар - Беларуссиядә җитештерелгән. өстәвенә, сыйфатлы продукцияне җитештерергә мөмкинлек биргән югары технологияләр берничә тапкыр артык табыш китерә. Аяз Әдип улы, сүзен йомгаклап, болай диде: "Әйе, без белоруслардан ким дигәндә, ярты гасырга артта калганбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев