Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Табигать кочагындагы бәйрәм

Ютазылылар тагын бер вакыйганы - Ютазы авылының 100 еллыгы кысаларында күңелле Сабан туен билгеләп уздылар.

Шуны исегезгә төшерәбез, элек-электән Сабан туен язгы кыр эшләре башлануы уңаеннан, апрель ахырында, соңыннан, аларның тәмамлануы хөрмәтенә - июньдә уздырганнар. Хәзерге сабан туе үзгәреп, башка милләтләрнең традицияләре белән тулыланды. Әмма аның мәгънәсе - чәчү эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү сакланып калган.

Күрсәтмә авыл сабан бәйрәме алдыннан җаннарга һәм табигатькә сафлык өстәп, шифалы яңгыр явып узды. Бу ютазылыларның тырыш хезмәте өчен югарыдан бүләк булды.

Бәйрәм мәйданы ерактан ук җете буяулар белән күзгә ташланды. Машиналардан чыккан бәйрәм хуҗаларына да, кунакларга да күңелле яңгыраган музыка юлларында ялгышырга мөмкинлек бирмәде. Күзгә ташланып торган чатырлар, мангаллар өстеннән күтәрелгән хуш исле төтен, татлы ризык исләре кунакларны мәйдан уртасына чакырды. Бәйрәмне "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең дәртле композициясе ачты.

Кунакларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул чәчү кампаниясе ахырында үткәрелгән Сабан туеның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тулы хокуклы бәйрәмнәре булуын билгеләп узды. Бүген Ютазы авыл җирлеге территориясендә "Вафауллин" крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, 124 санлы һөнәри училищеның тәҗрибә участогы урнашкан. Шунысы куанычлы, бу көнне хуҗалык хокуклы рәвештә үз уңышлары, хезмәтчәннәре белән горурлана. Мәсәлән, New Holland тракторын сатып алу хуҗалык өчен әһәмиятле вакыйга булган, бу эштә аңа район җитәкчелеге ярдәм иткән. Рөстәм Мидхәт улы могҗиза-техника ачкычын "Вафауллин" КФХның алдынгы механизаторы Владимир Винокуровка тапшырды. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Альберт Вафауллин шулай ук үзенең алдынгы эшчеләрен тәбрикләде һәм Владимир Винокуровка, машина белән саву операторы Физалия Әхмәтшинага, Елена Богомоловага акчалата премия тапшырды.

Үзләрен чәчүдә генә күрсәтеп калмаган иң активларны - укучылар Альберт Дунаевны, Тимур Хәсәншинны, Марат Нуримановны 124 санлы һөнәри училище директоры Ралит Хәйдәров котлады. Сүз уңаенда, Рөстәм Нуриев киләсе уку елыннан һөнәри училищеның статусы үзгәрәчәген билгеләп узды.

Мәйданда декорацияләр алышынды. Монда милли көрәш, йөгерү, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу һәм сабан туеның традициягә әверелгән башка уеннары игътибар үзәгендә булды. Вертикаль колга буенча күтәрелергә теләүчеләрнең чиге булмады, бала-чагалар йөгерү сукмагында тизлекләрен, авыш колганы үтүдә җитезлекләрен күрсәтергә тырышты. Ә хатын-кызлар, спринтерлар дистанцияне йөгереп үткәндәге тизлектә, көянтә белән су тулы чиләкләрне йөртү осталыгын күрсәтте. Күңелле ярышларда төп нәрсә - җиңү түгел, ә катнашу, һәм спорт уеннарының бөтен катнашучылары да юанычлы бүләкләргә ия булды.

Аннары Сабан туеның бизәге булган ат чабышлары башланды. Әлеге үзенә җәлеп итә торган тамашада катнашырга кирәк иде. Менә кара, туры, алмачуар атлар җил уйнатып узышырга керештеләр. Аларның җайдаклары күркәм хайваннарның азартын көчкә тыеп калдылар. Алдан шуны әйтеп куябыз, чабышларда катнашучылар арасында "Сәүбәнов" КФХдан Ринат Нуриев беренчелекне яулады, Кәрә-кәшле җайдагы Хәлил Латыйпов икенче булды, Азнакайдан Илдус Мөхәм-мәтҗанов финишка өченче булып килде, Каразиректән Руслан Бәдретдинов - дүртенче.

Милли көрәш тә кызу барды. 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында бәйрәкәле Ришат Хәниповка тиңнәр булмады, өлкәннәр арасында 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә азнакайлы Наил Закуанов лидерлык итте. Азнакайлы Илһам Мингулов 70 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче булды, ул шулай ук Сабан туеның абсолют батыры булып, сарык тәкәсенә ия булды.

Бәйрәмгә кунаклар чакыру традициягә әверелде. Алар көрәшчеләр һәм жокейлар арасында гына түгел иде. Баулы шәһәреннән дәртле татар һәм рус җырларын башкаручы, баянчы Илфат Галимҗанов район мәдәният йорты артистлары Земфира Чехонина, Николай Гребенюк, Минзилә Абдурахманова белән беррәттән җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X