Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Террорчылыкка каршы тору мөһим

Күптән түгел районның террорчылыкка каршы тору комиссиясе утырышында Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Азат Сәеткулов явызлык һәм көч куллану чагылышларына җаваплырак карарга чакырды.

Утырышта 2012 елның беренче ярты еллыгында комиссия башкарган эш турында отчет белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул террорчылык акцияләре, дини-экстремистик структуралар гамәлләренә алшартлар булмавын ассызыклады. Андрей Николаевич, хәлне район эчке эшләр бүлеге контрольдә тотуын билгеләп узды, район территориясенә Урта Азиядән һәм Төньяк Кавказдан кешеләр килүе контрольдә булуын, алар арасында җинаятьчелек төркемнәре белән элемтә тоткан затларны ачыклау буенча эш алып барылуын әйтеп узды. Азат Сәеткулов комиссия әгъзалары игътибарын халык арасында аңлату эшләрен активлаштыру мөһимлегенә юнәлтте. Аның сүзләре буенча, Азнакай районы торак пунктларының берсендә комиссия әгъзалары арасыннан "яшерен рәвештә җибәрелгән казачкалар" әлеге торак пунктта яшәүчегә булган коралны яшерергә булышуын тәкъдим иткәннәр. Ир кеше, бер шешә аракы өчен "үзара файдалы хезмәттәшлеккә" риза була, яшерен урын сыйфатында шәхси базын тәкъдим итә. Мондый очракларны булдырмас өчен, диде Сәеткулов, җирлекләрнең җәмәгать урыннарында шикле предметларга, таныш түгел гражданнарга тап булганда, кешеләрне уяулыкка, саклыкка өндәү мәҗбүри. Аерым игътибарны зур булмаган авылларда шәхси йорт хуҗаларының, чит җир кешеләрен уйлап-нитеп тормыйча, пропискага кертүләрен кисәтү мөһимлегенә юнәлтте. Мондый очракларда меркантиль мәнфәгатьләр күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, диелде утырышта. Чарада шулай ук район предприятиеләрендә хезмәт дисциплинасын саклау һәм объектларда куркынычсызлык тәэмин итү буенча барлык мөһим чараларны күрү мөһимлеге темасы күтәрелде.
Ахырда тиешле карарлар кабул ителде. Утырыш эше азагында районара тикшерү бүлеге җитәкчесе торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылган сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев