Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Традицион ислам тарафдарлары булыйк

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев район хезмәтләре һәм предприятие җитәкчеләре киңәшмәсендә традицион исламны хуплау мөһимлеге турында басым ясап чыгыш ясады.

"ТР мөселманнары, Диния назәрәте Рухи җитәкчелегенә һөжүм ясаулар белән бәйле соңгы вакыйгалар безнең ата-бабаларыбыз гасырлар буе тоткан традицион ислам берничек тә кагылмый, - диде ул. - Чистарту процессы исламга тарафдарларына карата түгел, ә радикаль кәефле затларга каршы кулланыла". Традицион ислам, аның сүзләре буенча, бары тик тынычлык яклы гына. Ул экстремизмны хупламый, моны исә безнең күп гасырлы тарихыбыз дәлилли. Киресенчә, традицион ислам бәя биреп бетергесез тәрбияви һәм мәдәни әһәмияткә ия. Шулай ук кеше тормышының көнкүреш якларына булышлык күрсәтүдә, аларны җинаятьчелектән, алкогольгә бәйлелектән һәм башка кимчелекләрдән саклап калуда аның роле зур. Традицион ислам кануннарын тотучылар югары әхлакый кыйммәтләргә ия. Һәм бу Һава-десант гаскәрләренең Татарстан егетләреннән формалашуының төп сәбәпләреннән берсе булып тора.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы җыелганнарны аерым игътибарны килгән кешеләргә юнәлтергә чакырды. Иң беренче чиратта бу авыл җирлекләре башлыкларына кагыла, дип ассызыклады ул, чөнки җирлекләр территорияләре, радикаль затлар нигезләнеп, аннан сугышчан идеология тарату өчен уңай пункт булып тора. Үз ягыннан ул авыл халкын мәдәни һәм рухи яктан теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде, чөнки кеше җанындагы вакуумны үзләренең явыз уйларында файдаланырга теләүчеләр һәрвакыт табылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев