Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урып-җыюга Яңгыр комачаулый

Күптән түгел генә кешеләр яңгырларны аерым өмет белән көтте. Бүгенге көндә алар - урып-җыюга бердәнбер комачау диярлек.

Уҗым арышын уруга чыккан ютазылылар дымлылыгы 30 процент тәшкил иткән бөртеклеләрне урып-җыюны туктатырга мәҗбүр. Бүген техника, кешеләр, ындыр табагы яңа уңыш бөртеклеләрен кабул итәргә әзер, әмма һава шартлары тулы көчкә урып-җыюга керешергә ирек бирми.
Шуңа да карамастан, яңгырлар азык культураларына - кукуруз, судан үләненә уңай тәэсир итә. Соңгысы инде икенче чабымны бирә. 24 июльгә хуҗалыклар тарафыннан бер терлек башына 16 центнердан артык азык әзерләнгән. Ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар юк - бүген урып-җыюны уңышлы уздыру һәм ашлыкны әзерләү өчен түбән бәядән ягулыкны алу өчен икенче транш бүленгән, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында узган видеоконференциядә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чиста пар буенча уҗым культураларын чәчү өчен ягулык-майлау материалларын алуда ярдәм сорады. Республика башлыгы әлеге сорауны уңай хәл итәргә сүз бирде. Ә район җитәкчелеге тарафыннан комбайн паркын яңарту соравы да чишелә. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы машиналарын утильләштерү программасы буенча КФХ Вафауллин яңа Акрос-530 ия булды, «Игенче» ҖЧҖга Нива-эффект та кайту юлында. «50х50» программасы буенча районга өч чит илдә җитештерелгән ашлык җыю машинасы да кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев