Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Уҗымнар торышы белән таныштылар

Узган сишәмбе, 4 сентябрьдә, авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре "Уңыш" ҖЧҖ һәм "Нур" КФХ уҗым культуралары басуларында булдылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов хуҗалыкларда уҗымнар мәйданы планы белән таныштырды. Район буенча уҗымнарны 2638 гектарда чәчү планлаштырыла. Көзге чәчү, диелде киңәшмәдә, тәмамлануга якынлаша. Район буенча туфракны төп эшкәртүне 28 444 гектарда башкару күздә тотыла. ТР буенча "Россельхозцентр" идарәсе җитәкчесе Т. Һадиев җыелучыларның игътибарын уҗымнар үсүен стимуллаштыру, культуралар корткычларына һәм авыруларына каршы көрәшү максатында минераль ашламалар һәм химпрепаратлар куллану мөһимлегенә юнәлтте, уҗымнарны тәрбияләү технологиясе турында искәртте. Бер атнадан соң өстәмә тамырлану фазасы башлана, шуңа күрә көчле үсеш алган тамыр системасы формалаштыру өчен белгечләр беренче салкыннар җитү белән өстәмә ашлау кертүне киңәш иттеләр.
Басуларны көзге сөрүгә килгәндә, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы әлеге агрочараны тәмамлау кайбер хуҗалыкларда 15, 20 сентябрьгә күздә тотылуын билгеләп үтте. Ничек кенә булмасын, 1 октябрьгә барлык басулар кара булырга тиеш, дип сүзен тәмамлады А. Гайнетдинов. Көзге эшкәртү - ул 2013 ел үсемлекчелеге икътисады нигезе, дип ахырда нәтиҗә ясады киңәшмәдә катнашкан район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев