Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яңа техника - район кырларында

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев тантаналы рәвештә җир пайлары булган Подгорный бистәсе халкы алдында Тукай исемендәге ҖЧҖ директоры Әсгать Абдуллинга "Нью-Холланд" тракторы һәм "КомбиМастер" җир эшкәртү комплексыннан ачкыч тапшырды.

Бүгенге көн безнең өчен икеләтә шатлыклы, диде Рөстәм Мидхәт улы подгорныйлыларга мөрәҗәгать итеп. Кайчандыр хуҗасыз калган җирләр яңадан хуҗалы булды. Гамәлгә кертелгән пайчыларның җир өлешләрен Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыять һәм "Бәйрәкә-трактор" ҖЧҖ эшкәртергә ризалыкларын белдерде. "Район җитәкчелеген безнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү буенча лидерларның берсе булган җәмгыятьнең нәкъ менә әлеге уңдырышлы җирләрне эшкәртәчәге сөендерә. Әсгать Гали улы азык һәм бөртекле культураларны үстерү өчен өстәмә мөмкинлек алды. Әлеге факт өстәмә арендаланган авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү хисабына хуҗалыкның азык базасын арттырырга ярдәм итәчәк. Бу исә авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына терлекләр санының тыгызлыгы буенча республикада беренче өчлеккә кергән җәмгыять өчен әһәмиятле. Һәм Подгорный халкы өчен - авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитештерүдә зур ярдәм", - дип ассызыклап узды район башлыгы вазифаларын башкаручы.
Чыннан да, берничә ел дәвамында монда технологияләр эшләнмәгән. Бай уңдырышлы җирләр ташландык хәлгә килгән. Рөстәм Мидхәт улы билгеләп узганча, быел алар пар астында калачак. Яңа җир эшкәртү комплексы әлеге җирләрне технологияләрне үтәп экономияле рәвештә эшкәртергә ярдәм итәчәк. Әмма бу районда авыл хуҗалыгы үсеш перспективасының кечкенә өлеше генә. Р. Нуриев "Татнефть" ААҖна, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына, "Россельхозбанк"ның өстәмә офис управляющие Владимир Мальцевка (аның муниципаль хакимият органнары һәм Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчелеге белән җайга салынган эшчәнлеге әлеге комплексны сатып алып, аны вакытында эксплуатациягә кертергә булышлык итте) күрсәтелгән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Ахырда Рөстәм Нуриев "Нью-Холланд" тракторыннан ачкычны механизаторга тапшырды, чөнки техника аның эксплуатациясенә күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев