Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Юбилейга авылның яңа йөзе

Ютазы авылы үзенең зур юбилеен бәйрәм итүгә күпкә алдан әзерләнде. Бу юнәлештә зур эшне элекке район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлады, ә хәзер район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев аның башлагангычын актив дәвам итә.

Гомумән, Ютазы соңгы елларда үзгәрде, күркәм-ләнде. Биредә, юбилейга әзерлек кысаларында, яңа объектлар төзелде һәм булганнары ремонтланды. Күп эш башкарылды.
Юбилейда бүләкләр тапшыру кабул ителгән. Бәйрәм уңаеннан "Татнефть" ААҖ Ютазы авылы халкына яңа универсаль хоккей корты бүләк итте. Биш миллион сум бәясендәге спорт объекты елның төрле вакытында эшләячәк. Универсаль ясалма япма ютазылыларга кышкы чорда хоккей уйнарга һәм тимераякта шуарга, җәен кече футбол, волейбол, баскетбол, теннис һәм башка хәрәкәт уеннары уйнарга мөмкинлек бирәчәк. "Татнефть" подрядчылары бүләкне бөтенләй бушлай авыл мәдәният йорты янына урнаштырганнар, ә корт өчен нигез авыл җирлеге хисабына - 200 мең сумга куелган.
Республика президенты Рөстәм Миңнеханов авылны төзекләндерүгә биш миллион сум бүлеп биргән. үзенең төп бурычы итеп Рөстәм Нуриев һәр район кешесенең яшәү шартларын яхшыртуны санаганлыктан, өч миллион сумнан артык акчаны төзекләндерүгә юнәлтте. Бу гомуми озынлыклары ун чакрым булган сигез урамга таш җәю дә, аз керемле һәм ялгыз ютазылыларның искергән ихаталарын алыштыру да, обелиск чиген яңарту һәм авыл урамнарында "яткан полицейский"лар ясау, ял урыны оештырылган Совет һәм Вахитов урамнары чатын төзекләндерү дә. Шул ук чаралар хисабына авыл мәдәният йорты сәхнәсе түбәсе ремонтланган, "Солнышко" балалар бакчасы түбәсенә капиталь ремонт ясалган, бер ел элек Ютазы мәктәбе түбәсе алыштырылган.
Туган авылларына зур химаячелек ярдәмен Илдар Җиһангиров һәм Рөстәм Асылгәрәев күрсәтә. Берничә ел элек үз акчаларына алар Ютазыда яңа бокс залы, гомуми мунча төзегәннәр, узган елда мәктәптәге тәрәзә блокларын алыштырганнар һәм авылга бүләк йөзеннән мәдрәсә ачканнар. Авыл мәдәният йорты фасадын һәм спорт залы түбәсен ремонтлау да алар акчасына башкарылган. Җиһангиров һәм Асылгәрәевнең ярдәме бәяләп бетергесез - аларның авылның социаль-мәдәни, спорт тормышын үстерүгә керткән өлешләре биниһая зур. Ютазының башка эшмәкәрләре дә юбилейга әзерлектә химаячелек ярдәмен күрсәтәләр.
Республика программасы буенча 3,5 чакрым озынлыктагы Азнакай - Ютазы - М5 автоюлына, бер чакрым тротуар ясалып, капиталь ремонт үткәрелгән.
Шулай ук "Татнефть" ААҖ аша эчтән дә тыштан да Ютазы табиблык амбулаториясе яңартыла һәм аның базасында 15 урынлык "Сәламәт" сәламәтләндерү үзәге ачыла. Бу җәһәттән Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинның өлеше зур.
Болардан тыш, авыл җирлеге хисабына тимер юл вокзалы янында гражданнар сугышы елларында җирләнгән матросларга һәйкәл куелган, 100 мең сум сарыф ителеп, авылда карт агачлар киселгән.
Район, Ютазы авыл җирлеге җитәкчелеге һәм, гомумән, барлык юбилейга әзерлеккә җәлеп ителүчеләр соңгы айларда киеренке эшләделәр. Нәтиҗәләр күз алдында - бүген Ютазы бәйрәмчә купшы, чиста һәм икенче йөз еллыкта яши башларга әзер. Анда да ютазылылар өчен, әлбәттә, яңарышлар күп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев