Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазылыларның сораулары Думада каралачак

Җомга көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Р. Әбубакиров Ютазы муниципаль районы сайлаучыларын кабул итте.

Ришат Фазлетдин улы белән очрашуга килгән гражданнар күтәргән күпчелек сораулар аерым бер шәхес мәнфәгатьләренә генә кагылмады. Ютазылылар депутат игътибарын күпләрне кызыксындырган, әйтик, авария халәтендәге йортларда яшәүчеләрне икенче торак белән тәэмин итү, хезмәт стажы буенча "Хезмәт ветераны" исеме алу, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирелгән очракта, йорт төзелешендә нинди дә булса ярдәм күрсәтү программасы эшләнәчәкме, табигый газга тоташтырылмый калган торак пунктларны үзәк үткәргечкә ялгауда федераль ярдәм мөһимлеге кебек сорауларга җәлеп иттеләр. Әбубакиров һәрбер ютазылының гозерен дикъкать белән тыйлады, язып алды һәм бер ай эчендә аларның һәрберсенә шәхсән җавап бирергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев