Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Зур датага - зур эшләр

Ютазы авылында әлеге торак пунктның 100 еллыгына әзерлек эшләре тулы көченә бара.

Зур датага авыл төзекләндерелгән рәвештә якынаерга тиеш. Авыл җирлеге җитәкчелеге мәгълүматлары буенча, бу көннәрдә авыл мәдәният йорты территориясендә хоккей мәйданчыгын планлаштыру бара. Авылның үзәк Совет урамы буенча аз керемле йорт хуҗаларының һәм ташландык участокларның иске коймаларын алмаштыру башлана. Киров һәм Куйбышев урамнары буенча йортларга су үткәргечләр сузыла.
Матди пландагы чаралар белән параллель рәвештә Ютазы авылында мәдәни программа да эшләнгән. Төп юбилей тантаналарына кадәр калган ял көннәрендә авыл халкы дүрт урам бәйрәме уздырачак. Ә авыл ветераннары ай ахырында район ветераннар советы үткәрәчәк үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-конкурсына җентекләп әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев