Без чүпләмибез, чүпләмибез без
Каты көнкүреш калдыклары полигонында бүген экологик таләпләргә ярашлы, тәртип урнаштыру буенча эшләр алып барыла.
Аерым алганда, дип хәбәр иттеләр "Био-Транс" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән, урында күмү өчен таратылган чүпне җыючы бульдозер эшли. Әлеге эшләрдә трактор һәм экскаватор өстәмә рәвештә кулланылачак. Моннан тыш, туфракны эшкәртү буенча эшләр алып барыла, эшләүчеләр өчен полигон территориясендә урнашкан бинада һәм гаражда җылылык үткәрү планлаштырыла. Бүгенге көндә предприятие чүп ташу буенча район халкы белән килешүләр төзүне дәвам итә. "БиоТранс" җитәкчелеге тарафыннан, районда яшәүчеләрнең үзаңнары турындагы сорауга җавап, шулайрак яңгырады: авылларда кешеләр җаваплырак, чүпләрен чүп ташу машинасы килүгә чыгарып торалар. Урыссу бистәсендә исә төрле кеше бар, юл читендә калдырып китәргә мөмкиннәр, янәсе, кемгә кирәк, шул җыйсын. Шәхси секторда еш кына бөтен машинаны печән һәм куаклар ботаклары тутырырга да әзерләр. Ә бит һәр кешегә билгеле норма да бар, аның белән исәпләшмәү, димәк, үз мәнфәгатьләреңне күршеңнекеннән югарырак кую дигән сүз. Бүгенге көндә безнең предприятие, төп вазифаларын башкару белән рәттән, Урыссу бистәсендәге санкцияләнмәгән чүплекләрне чистартуны дәвам итә. Без урыссулыларның әлеге темага - чисталыкка, тәртипкә мөнәсәбәтләре, мәдәниятлелекләре минутлык аңны томалаудан өстенлек алыр дип ышанабыз", - ди "БиоТранс" ҖЧҖ финанс директоры Э. Шәмсетдинова. Ленин урамының 2нче һәм 6нчы йортларында яшәүчеләрнең чүп капчыкларын чит-ятлар күз алдына ташлап, этләргә таркатырга калдыруларын һич аклап булмаслык хәл. Ай-ай, ленинчылар!
Авыл җирлекләренә килгәндә, монда да район үзәгендә кебек үк, килешүләр төзү дәвам итә. Барлык җирлекләр башлыклары предприятиенең яхшы эшен ассызыкладылар: чүп ташу машинасы вакытында килә, халык тарафыннан дәгъва юк. Шулай итеп, Иске Каразирек җирлегендә машина пәнҗешәмбе көнне, Урыссу авыл җирлегендә - сишәмбе көннәрне, Ташкичү - шимбә һәм өстәмә - атна арасында йөргән, Кәрәкәшле авыл җирлегендә - якшәмбе, Димтамак - дүшәмбе, Әбсәләм - дүшәмбе көннәрендә килә. Акбаш, Бәйрәкә-Тамак һәм Ютазы авыл җирлекләрендә, аларның башлыклары әйтүенчә, анда да эш тиешле дәрәҗәдә куелган. Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы хәбәр итүенчә, - анда чүп чыгару мөстәкыйль хәл ителә: җирлектә санкцияләнгән полигон бар.
Шушы көннәрдә газетабыз редакциясе урыссулылар белән блиц-әңгәмә үткәрде, алар "мусор тема"сына кагылышлы сорауга җавап бирделәр.
Юрий Демин, пенсионер: мин Тукай урамының 23 йортында яшим, өй буенча өлкән саналам. Безнең йортта яшәүчеләрнең чүпне теләсә кайда калдыра торган гадәтләре юк. Үзегез күрәсез, бөтен җирдә чисталык. Чүп машинасы вакытында килә. Проблемалар юк.
Эльза Әюпова, өч яшьлек бала анасы: Чүп җыю машинасы график буенча килә. Җитешәбез. Безнең йортта яшәүчеләр (Тукай ур., 19) - оешкан халык, чүп машинасы тоткарлана икән, көтеп торалар. Безгә карата предприятиенең дәгъвасы юктыр дип уйлыйм, безнең -шулай ук.
Анатолий Еливанов, пенсионер: чүп машинасы Елга урамы буенча шимбә көннәрне йөри. 7 сәгать 50 минутта без таныш гудокны ишетәбез. Безнең урамда яшәүчеләр - элекке чыныгу алган кешеләр, тәрбиялеләр, тәртип бозмыйлар, үзләренекен генә алга куймыйлар. Барысы да бик яхшы.
Лилия Әхтәмова, педагог: Шәрипов урамында яшим. Чүп машинасы хәрәкәте графигы барысына да билгеле, өзеклекләрне хәтерләмим. Дөрес, иртәнге 8 сәгать 30 минут, шәхсән минем өчен, соңрак. Иртәрәк булса иде!
Галия Тимошина, пенсионер: Уруссинская урамының 17 йортында яшим. Предприятиенең чүп түгү өчен яңа техника сатып алуы белән, график яхшырды. Соңга калмыйлар. Машинаның килми калган очрагы юк. Проблемалар юк, без канәгать. Элек "Электроник" бакчалары янында һәрчак чүп өемнәре ята иде. Хәзер ул юк. Карашка ук күңелле.
Мария Ротанова, пенсионер: машина вакытында килә. Хәзер көннәр кыскарды, инде кичке 7дә караңгы, чүп күтәреп чыгасы килми. Ә тулысынча алганда, проблема юк.
Язманы йомгаклап, искәртеп узасы килә, эре габаритлы чүпне "БиоТранс" ҖЧҖ өстәмә түләүгә (кыйммәт түгел) 2-77-33, 8-9270376396 телефоннары буенча алдан килешү буенча башкара. Һәм тагын. Аерым шәхесләрнең җитәрлек аңлап бетермәүләре сәбәпле, урамнарда видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Моннан ары "без чүпләмибез" дигән сүзләр болай гына узмаячак. Һәр җирлектә гамәлгә булган төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен бозучыларга административ җәза бирү, матбугат чаралары аркылы исемнәрен яңгырату белән тәмамланырга мөмкин. Шулай булгач, хөрмәтле ютазылылар, белмәдек, димәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев