Бүген Какылы-Күл авылында яңа мәдәният учагы ачылды (+ фото)
Бүген Какылы-Күл авылында "Авыл клубы" республика программасы нигезендә көтеп алынган мәдәният йортын ачу тантанасы булды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа нигезендә Каразирек, Әбсәләм, Кече Урыссу, Акбаш авылларында мәдәният йортлары инде матур гына эшләп киләләр. Һәм менә, ниһаять, кече авылларны да шундый матур биналар белән тәэмин итә башладылар.
- Әлеге бина тынып тормасын, барлык бәйрәм чаралары да гөрләп узсын, халык күңел ачсын, - дип Какылы-Күл авылы халкына мөрәҗәгать итте Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев. Әлеге чара турында тулырак мәгълүмат белән "Ютазы таңы" район газетасының киләсе җомга санында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев