Бәйрәкә авылыннан Галимовлар династиясе: алар авыл тормышын сайлаган
Туган туфрагында бәхет тапкан нәсел - "Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, йөгереп кайта торган юл булса...", - дип җырларда җырланса да, мин йөгереп кайтмас идем - ипигә дә туя алмаган яшьлегем миңа бер шатлык-сөенеч тә китермәде, - дип сүз алган Зилара апа Галимова тавышына чыккан дулкынлануын яшереп кала алмады.
Бибиәсма һәм Миннеяр Зариповлар гаиләсендә 1936 елның көзендә туган кызның берничә елдан соң сеңлесе һәм энесе дөньяга килә. Гаилә башлыгын Бөек Ватан сугышына алмыйлар - Миннеяр ага ул вакытта 58 яшьтә була. Аны фронтка яраксыз дип табылган хәлсез, карт атлар сараена эшкә билгелиләр.
-1945 елның язында булган көчле ташу вакытында әткәй тәрбиясендә булган атларның берсе суга төшә. Әткәй шул малкайны коткарам дип, карлы-бозлы суга ташлана. Әмма атны көчле агым алып китә. Берничә айдан соң әткәебез аяктан егылды - үпкә ялкынсынуыннан тернәкләнә алмыйча, бахыркаем 1946 елда вафат булды, - дип авыр хатирәләргә бирелде Зилара апа.
Кайгы ялгыз йөрми диюләре хактыр, күрәсең. Ташуда батып үлгән ат хисабына дип совет власте вәкилләре өч баласы белән тол калган хатынның бердәнбер туендыручысын - сыерын алып чыгып китә. Әмма бәла-каза моның белән генә бетми. Шул ук елның көзендә Зариплар яши торган йортның матчасы сына һәм ул җимерелеп төшә. Ана балалары белән кышны баз куышында чыга. Язын, көннәр җылына төшкән, Бибиәсма әбинең ир туганнары агач юнәтеп, дүрт почмаклы өй тергезеп бирәләр. Үзенә күрә якты һәм җылы торак бусагасын атлап кергән әнкәсенең: "Аллага шөкер, безнең дә үз почмагыбыз булды...", - дип бәхетле күз яшьләре белән сабыйларын кочагына алып елаганын Зилара апа әле дә яхшы хәтерли.
Черек бәрәңге, алабута, әче тәме тамак төбендә озак сакланган чем кара ипиле "менюдан", юудан юкарып беткән киндер күлмәк һәм ыштанлы "гардеробтан" торган балачакка тарыган малайлар һәм кызлар өчен су буенда кызыл балчыктан ясап киптергән уенчыклардан да матуррак әйбер булды микән?! Чыр-чу килеп, дөньяларын онытып уйнаган чакларын искә төшереп, хезмәт ветераны үз алдына елмаеп куйды. Балачак - балачак инде...
Бәйрәкә мәктәбендә җиде сыйныф белем алган кызга, уку түләүлегә әйләнгәч, мәктәптән баш тартырга туры килә. Казанда яшәүче туганнары янына китеп, ике ел кешеләрдә бала карый ул. Туган якларына әйләнеп кайткан Зилара сарыкчылыкка эшкә килә. Сарыкның бик тә популяр чагы. Бәйрәкә авылы территориясендә урнашкан колхозда гына да дистәдән артык сарык көтүе була һәм аларың йоннарын кыркыр өчен яшьләрдән бригадалар оештыралар. Алар күрше-тирә колхозларга да сарык йоны алырга юллана торган була. Шундый "командировкаларның" берсендә Зилараны күңелсез хәбәр эзләп таба - әнисе Бибиәсма, 12 яшьлек улы Әхсән белән урманнан кайтканда, атлары, Таш күпер аркылы чыкканда, өркеп китә һәм утын төягән арба авып, басылып үлә. Өч бала тома ятим кала. Әхсәнне ике туган апалары Казахстанга алып китә. Сеңлесе Флера Каразирек авылына килен булып төшә. Зилара яшьли бер-берсенә гашыйк булган егете Габделхакка кияүгә чыга. Тик яшь хатынга каенана йортында да бәхет елмаймый - улын хәерче баласына өйләнү уеннан кире кайтара алмаган ана, салам түбәле өй хуҗабикәсе, киленен үз итмәгәнен адым саен искәртеп яши.
- Кулында бер һөнәре дә булмаган кыз бала кая барсын инде?! Хезмәт юлымны колхозда дәвам иттем. Ун елдан артык тавык фермасында эшләдем. Ул елларда җиде абзар тулы кош-корт булыр иде. Ютазы инкубаторыннан алып кайткан чебешләр саны 30 меңгә кадәр җиткән еллар булды. Аларны исән-сау үстерер өчен төннәрен мичкә брикет ягып чыктың. Колач җитмәслек торакларны көн саен хатын-кызлар кул көче белән тазартып түгәр иде. Бер ашатуга утызар көянтә җим болгаттык. Кышка калган 2,5-3 мең данә тавык белән йомырка планын үтәдек. Тырыш хезмәтебезне җыелышларда мактап телгә алып кына калмадылар. Ул чагында бирелгән баш яулыгы, шәл, күлмәклек ситса затлы бүләкләрдән саналды. 1971 елда шифаханәгә юллама белән хөрмәтләндем, - дип сөйли Зилара Галимова.
Савымчы булып икенче абзарга күчкәч тә җиңел хезмәт көтми аны. Сөтне чиләккә сауган дәвердә ул уналты баш сыерга хезмәт күрсәтә. Терлекчелек тармагында савым аппаратлары барлыкка килгәч, беркетелгән группаларда сыер саны тагын да арта. Әмма Зилара апа бер генә эштән дә чирканып тормый. Алдынгы карашлы, һәр чыккан яңалыкны үзләштереп барырга омтылган Габделхакы белән алар үз нигезләрен тергезеп, башка чыгалар. Өч балага гомер бүләк иткән ир белән хатын аларны үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән, тырыш, гадел итеп тәрбиялиләр. Кечкенәдән әниләренә ияреп фермага эшкә йөргән Зәйтүнә, Мәэмүн, Зәйтүн ярдәмчел, ана җанлыклы булып үсәләр. Нинди генә авыр вәзгыять килеп тумасын, әти-әнисенең туган җиреннән, үскән авылыннан, газиз халкыннан ваз кичмәвен күреп, тоеп үскән балалар да бәхетләрен читтән эзләмиләр. Урта белем алган Зәйтүнә колхоз юлламасы белән Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Кулына икътисадчы дипломы тотып кайткан яшь белгечкә ул вакыттагы миллионер колхоз рәисе Мәүлетҗан Абдуллин баш икътисадчы вазифасын ышанып тапшыра. Зәйтүнә Габделхак кызы, әлеге ышанычны аклап, бер урында 36 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше республиканың атказанган механизаторы Сәгыйть Ямаев белән алар өч бала тәрбияләп үстерә. Улларының берсе - Рәфис Ямаев, югары белем алып, бүген "АгроМир" җәмгыятендә баш энергетик булып хезмәт куя.
- Мөгаен, диплом алган яшьтәшләреңнең күбесе калада калгандыр. Син нигә авыл томышын сайладың?
- Шәһәр тормышы мине бер дә үзенә җәлеп итә алмады шул. Туган җир ныграк тартты. Бүген авыл җирендә дә яхшы эшләп, матур яшәр өчен мөмкинлекләр бик зур, - дип җавап биргән Рәфис, әнисе Зәйтүнә ханым кебек авылның мәдәни тормышында да катнашырга маһир. Җыр-моңга сәләтле ир-егет Сабантуйларда бил алышырга да чыккалап керә.
Зилара апаның өлкән улы Мәэмүннең хуҗалыкта эшли башлавына кырык елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Урта белем турында таныклык алган егет ирекле тормыш белән озак юанмый - хуҗалыкның машина-трактор паркында үзенә ышанып тапшырылган ашлык комбайнын кырга алып чыгарга әзерләүгә керешә. Төрле техника белән идарә итеп, шактый тәҗрибә туплаган, читтән торып белемен чарлаган Мәэмүн Галимов бүген мастер-наладчик булып эшли. Медицина юлыннан киткән тормыш иптәше Зәлифә белән ике балага гомер бүләк итәләр, хәзер инде оныклар сөяләр. Парта артыннан чыкмас борын ук колхозчыларның еллык отчет җыелышында "колхозда калырга риза" дип гаризага кул куйган Зилара апаның төпчек улы Зәйтүн дә туган авылында, төп йортта төпләнеп калуына үкенгән чагын бер дә хәтерләми. Озак еллар кырчылык тармагында дистпечер булып эшләгән Зәйтүн Галимовка бераздан соң хезмәт коллективы баш инженер вазифасын ышанып тапшыра. "АгроМир" җәмгыятенең районда гына түгел, республика кысаларында заманча камилләшкән технологияләр, алдынгы карашлы механизмнар белән ныгытылган көчле һәм эре базага ия булуы күпләргә мәгълүм. Тик менә шул җиһазларның һәм корылмаларның җитештерүчәнлек процессында өзеклек тудырмыйча эшләвен тәэмин итүнең никадәр зур хезмәт һәм тырышлык бәрабәренә бирелүен әлеге тармакка башы белән кереп чумган кеше үзе генә беләдер.
Бүген Зилара Миннеяр кызы Галимова 45 ел иңне-иңгә куеп гомер иткән тормыш иптәше Габделхакы белән бергәләп тергезгән йортта төпчек улы Зәйтүне һәм килене Светлана тәрбиясендә яши. Кырык ел каенанасы белән яшәп, аны бәхиллеген алып, соңгы юлга озаткан Зилара апа үзе дә инде 36 ел киленнәре белән бер түбә астында гомер итә, бар булганына шөкер кыла. Борынгы тамырлары белән үк туган авылларына береккән әлеге хезмәт династиясенең тулаем хезмәт стажы 720 ел булса, соңгы өч буын вәкилләренең эш еллары 186 елга җыела. Бәхет таҗын хезмәт белән үрүнең шушы була инде матур үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев