Бәйрәкә авылының күп гасырлык тарихы турында китап дөнья күрәчәк
Бәйрәкә авылының күп гасырлык тарихын үз битләренә туплаган китап тиздән дөнья күрәчәк.
Китап авылның борынгы яшәяшеннән алып, бүгенге тормышына кадәр чагылдырачак. Аның битләрендә тарихчы Кәшиф Рәхимовның кулъязмалары, башка аксакаллар сөйләп калдырган истәлекләр урын алачак. Ул бик күп фотосурәтләр белән бизәләчәк. Бәйрәкә авылы тарихы эзсез югалырга тиеш түгел, ул буыннардан-буынга күчәргә тиеш, дип саный тарихи китап туплау һәм аны бастыру инициативасы белән чыккан Әлфия Хаҗиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев