Бәйрәкәтамакта яшәүче Нурия һәм Зөлфәт Хәбибуллиннар - көнчыгыш менталитетлы татар гаиләсе
СССР җимерелгәннән соң Дүшәнбедә башланган гражданнар сугышы Таҗикстанның тарихи үсешен үзгәртә һәм аның халкы язмышына көчле тәэсир ясый, алар арасында хәзерге вакытта Бәйрәкәтамакта яшәүче Нурия һәм Зөлфәт Хәбибуллиннар да була.
Бу гаиләдә татар халкы традицияләре, таҗик гореф-гадәтләре кебек үк хөрмәтләнә. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки Зөлфәт абыйның әтисе Башкортстанның Бүздәк районыннан, әнисе - Каразиректән, тормыш иптәше Кече Урыссу авылында туган.
Нурия апаның әтисе Сәгыйдулла Газизуллин турында безнең районда менә дигән икътисадчы һәм Бөек Ватан сугышы елларында алдынгы миллионер-колхоз рәисе буларак беләләр. Әмма булачак ир белән хатын беренче тапкыр безнең республикадан еракта - кояшлы таҗик шәһәре Турсунзадедә (элекке исеме Регар) очраша. Әмма Нурия ханым анда очраклы гына килеп эләкми. Туган авылы Кече Урыссуда рәис вазифасын башкарган Сәгыйдулла аганы, аның әтисен, хәзерге вакытта юкка чыккан Яңа юл авылына шул ук вазифаларны башкару өчен күчерәләр. Әмма бу вакыйга алар язмышына һәлакәтле тәэсир ясый. Чөнки бераз вакыт узганнан соң, әтисе белән күңелсезлек килеп чыга: ул, белмичә, урланган бензинны колхоз өчен сатып ала. Әлеге очрак гаилә башлыгын җитди карар кабул итәргә - кече ватаннарын калдырып китүгә этәрә. Кая юл тотарга соң? Әлбәттә инде, туганнары булган җиргә. Турсунзаде шундый урын булып чыга да. Ул вакытта аның кече кызы Нуриягә ике генә яшь була. Җылы якларга күченгәч, Газизуллиннар гаиләсенең эшләре үргә күтәрелә. Әтисе яхшы яктан таныла, әмма үткәннәр биредә дә аңа тынгылык бирми: 50нче еллар ахырында аны "күп чәйнәлгән" бензин өчен кулга алалар һәм Казан шәһәрендә сак астына урнаштыралар. Әмма районда бездән йөз чөермәделәр, дип искә ала Нурия ханым, чөнки җирле халык ярдәмчел, ихтирамлы була. Бу вакыт эчендә әтиләре эшне яңадан карауларын сорап, Хрущевка да хат яза, шуннан соң ул аклана. Кызы Нурия үзбәк мәктәбен тәмамларга һәм Дүшәнбе педучилищесына керергә өлгерә. Шулай итеп, язмыш ихтыяры белән саф татар авылы кызында көнчыгыш менталитеты формалаша. Вакыт уза тора. Менә Регар мәктәбенең алдынгы укытучысы Нурия Сәгыйдулла кызы оялчан һәм хезмәт сөючән егет Зөлфәт белән очраша - ул гаилә подряды белән Газизуллиннарга гараж төзешергә килә. Шулай итеп, ике татар гаиләсе туганлашып китә һәм алар егерме ел бергә, бу вакыт эчендә Илһам һәм Ильяс исемле уллары дөньяга килә.
- Мин Регарда туганмын, ул, мөгаен, дөньядагы иң матур шәһәрдер! - дип сөйли Зөлфәт абый. - Без гаиләдә унбер бала идек. Без Каратаг елгасы янында яшәдек, бездән ерак түгел мәһабәт таулар урнашкан. Нинди гүзәллек! Гел шулай рәхәт яшәрбез, бәла киләсен берни дә хәбәр итмәгән кебек тоелган иде. Әмма Дүшәнбедәге "февраль вакыйгалары" - наркотиктан исергән яшьләрнең башкаланы җимерүе һәм ҮК бинасы янында ут ачулары безнең планнарны сызып ташлады. Башта әрмәннәргә басым ясадылар һәм алар бер төн эчендә републикадан чыгып киттеләр. Алар артыннан Кырым татарлары юл алды. Бу вакыт арасында мин әти-әнием белән Кече Урыссуга "разведкага" барып кайттым. Без бәладән котылу өчен юллар табарга тырыштык.
Кече ватан вәкилләре белән сөйләшүләр шуның белән тәмамланды: Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Әнәс Габдулхаков Регарга хат язды, анда, әгәр качаклар фермада эшләргә риза булса, алты гаилә кабул итәргә һәм торак белән тәэмин итәргә әзер булуы әйтелгән иде. Озак уйлап тормастан, гаилә киңәшмәсендә гаилә әгъзаларының берсе дә Регарда калмаячак дип хәл итәләр һәм поезд контейнерына йорт әйберләрен төяп, юлга чыгалар. Бик арзанга сатылган биниһая зур йорт, хөрмә, шәфталу һәм йөзем җимешләре үсеп утырган бакчаларын искә төшереп, йөрәкләре кысылып куя. Әамма берни эшләр хәл юк, "сугыш үзе план күрсәтә". Бәйрәкәтамак авылы йортларының берсендә урнашкан таҗик зыялылары кирза итекләр кия һәм таң белән фермага йөри башлый. Ә Нурия апа кыз туганы белән авыл мәктәбендә укыта башлый.
Нурия Сәгыйдулла кызы: Без Таҗикстанда яшәгәндә, мин каеннарга карап, гел кече ватанымны, авылымны искә ала идем һәм күңелемне сагыш баса иде. Энеләремә: "Сез каеннарның бөтен матурлыгын аңламыйсыз", - дия торган идем. Без тагын монда әйләнеп кайткач, энем миннән: "Нәрсә , Нурия апа, каеннарның матурлыгын күрәсеңме?" - дип сорый торган булды. "Юк күрмим", - дип җавап бирдем мин аңа, чөнки без иртәдән кичкә кадәр эштә югала идек.
- Биредә мин беренче тапкыр атка утырдым, арбага шунда ук үгезбозаулар төяделәр. Ат тарта алмый, аяк астында - сазлык, - дип искә ала Зөлфәт абый. - Без күченеп килгән елны җәй буе койма яңгырлар яуды. Юллар юк иде, газ үткәрелмәгән, тирә-юньдә баткак. Без төшенкелеккә бирелдек. Тормыш иптәшем һәм балалар белән Турсунзадега кайтырга карар иттек. Рәис: "Сезне киредән көтәм, барыбер әйләнеп кайтачаксыз" - дип озатып калды.
Аның юраганнары юш килә. Гаилә тормышның күнегелгән эзенә төшеп яши генә башлый: Зөлфәт абый яңадан механик булып урнаша, Нурия апа үз сыйныфын укытырга керешә. Ике республика арасында йөргән гаилә тынычлана гына башлаганда Таҗикстанда куркыныч гражданнар сугышы башлана. Шәһәрдә ир-егетләрне аяусыз үтерәләр. Коточкыч хәлләр хөкем сөрә. Барысын да ташлап, фатирларын 300 сумга сатып (аңа Рәсәйдә шифер гына сатып алырга мөмкин була) Ютазы районына кайтырга туры килә. Рәис аларны тагын кабул итә, авыл кырыенда урнашкан яңа коттедж йортны тәкъдим итә һәм аларның бөтенләй башка тормышлары башлана. Уллары ир-егетләргә әверелә, гаилә башлыгы фермада эшли, тормыш иптәше егерме ел гомерен җирле мәктәпкә багышлый, бүген исә, пенсиядә булуына карамастан, авылдагы балалар бакчасы мөдире булып хезмәт куя. Тормышлары җайга салына, җылы Регар шәһәре турында алар якты сагыш белән искә ала, анда баргач, күршеләре белән кочаклашып күрешәләр һәм бәхетле яшьлек чорларын искә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев