Димтамакта икмәк үстерәләр, мал тоталар, кош-корт саталар
Алты торак пунктны берләштергән Димтамак авыл җирлеге территориясе алты мең гектардан артык авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан. Иң мөһиме, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге мәйданнарның бүген чын хуҗалары бар, ди Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев.
Димтамак авыл җирлегендә 1200гә якын кеше яши. Шуларның 60 процентын эш яшендәге халык тәшкил итә. Олысы һәм кечесенә тулы кыйммәтле тормыш белән яшәр өчен торак пунктларда мөмкин булган барлык шартлар да тудырылган. Йортлар табигый газга тоташкан, ел саен юллар төзекләндерелә, багана утлары, су линияләре ремонтлана, зиратларның ихаталары ныгытыла... 2015 елда Екатериновка бистәсе халкының да күптәнге хыял-өмете, ниһаять, тормышка ашкан - өйләргә зәңгәр ягулык килгән.
-Безнең Екатериновка халкы бик канәгать - йортлабызда табигый газ яна. Узган елда юлларыбызга вак таш түшәлде, кышларын ул кардан чистартылып тора, багана утларыбыз һәрвакыт төзек. Якын киләчәктә бистәгә керә торган юлны да күтәртеп, ремонтлау мөмкинлеге туса, рәхмәтебезнең чиге булмас иде, - дип безнең белән әңгәмәгә керде Разалия Бусалова.
Алабакүлдә филиалы булган Димтамак балалар бакчасының педагогик коллективы да бүген бик рәхәт яши.
Чыннан да, заманча шартларда эшләнгән мондый мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесен тагын кайда очратырга була икән?! 2011 елда үзгәртеп корылган мәктәп бинасына күчкән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр нең яшенә карап, уен һәм шөгыль әсбапларының төрлелеге һәм аларның заманча укыту таләпләрнә туры килүе биредә педагогик коллективның мәктәп партасы артына уку һәм язуның башлангыч мәгълүматларын үзләштергән сәләтле укучылар озатуына һич кенә дә шик калмый.
Бүген Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе стеналары артында гыйлем туплаучы 71 укучының да тормышы парта артында гына узмый. Уку йортының матди-техник базасы начар түгел, шулай да мәктәптә оештырылган түгәрәкләр балаларның мәнфәгатьләрен тулысы белән канәгатьләндерә алмый, ди мәктәп директоры Артур Иванов. Шул сәбәпле берникадәр вакыт элек ул җирлек башлыгы Марс Ямалеевка укучыларны Урыссу бистәсендәге "Олимп" спорт комплексына йөртү теләге белән мөрәҗәгать иткән һәм хуплау тапкан. Хәзерге вакытта авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән спортка хирыс булган малайлар һәм кызлар атнага өч тапкыр "Олимп" спорт мәктәбендә үзләре яраткан түгәрәкләрдә шөгыльләнә.
Димтамак авылында моннан берничә ел элек бушаган балалар бакчасы бинасы да ташландык хәлгә җитмәгән. Киресенчә, ул күп функцияле үзәккә әверелгән - үзгәртеп ясалган бүлмәләргә авыл җирлеге хакимияте урнашкан. Шунда ук китап фонды даими рәвештә яңартылып торучы китапханә, 100 урынлык клуб эшли. Авылның фельдшер-акушерлык пункты да якты һәм иркен бүлмәләрдән урын алган. Беренче медицина ярдәме күрсәтер өчен безнең бөтен мөмкинлегебез дә бар, ди шәфкать туташы Фәридә Имамова. Сүз уңаеннан, медицина учреждениесе узган елда дару белән сату итү өчен лицензиягә ия булган.
Моннан ярты гасыр элек төзелгән элеккеге мәдәният йорты бинасын хәзерге вакытта төзелеш материалларына сүтү бара. Бу урында спорт мәйданчыгы урнаштыруны күз уңында тотабыз, дип әйтеп узган Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев, торак пунктларны тулы кыйммәтле тормыш белән яшәтү, шул исәптән планга кертелгән эшләрне гамәлгә ашыру өчен, иң беренче чиратта, мул бюджетка ия булу таләп ителә, дип юкка гына басым ясамады.
- Узган елда Димтамак авыл җирлегенең шәхси керем үтәлеше 114 процент тәшкил итте. Мондый тотрыклы бюджетка ирешүдә авыл хуҗалыгы салымнарының планнан тыш артык түләнүе зур роль уйнады. Бу авыл җирлеге территориясендә урнашкан җитештерү объектлары - "Башнефть", "Татнефть", Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, "Промэкология", "Уңыш" җәмгыятенең уңышлы эшләү нәтиҗәсе, - дип сөйли Ямалеев.
"Уңыш" җәмгыяте, 253 пайчы белән аренда килешүе төзеп, бүген 5 мең гектардан артык мәйданда кырчылык продукциясе җитештерә. Узган елның җәе чагыштырмача коры килүгә карамастан, хуҗалыкның игенчелек тармагы елны 44 процент табышлылык белән тәмамлый. Һәр гектар сөрүлектән уртача 18 центнердан артык бөртек җыеп алынса да, арада һәр гектардан 47 центнерга кадәр икмәк биргән участоклар була. Бу җәмгыятьтә бары тик яхшы сыйфатлы орлык, югары табыш китерә торган культуралар, минераль ашлама белән ныклап эшләү, һәр агротехнологияне уздыруга җитди якын килү турында сөйли. "Уңыш" җәмгыяте авыл хуҗалыгы тауары җитештерүне ел саен 15-20 процентка арттырып бара.
2005 елда нибары 80 гектар җирдә беренче адымгарын ясаган фермер Рамил Гәрәев бүген 820 гектарда икмәк, печән үстерә, югары сыйфатлы чәчү материалы белән эш итә. Рамилның киләчәккә планы - җитештерү тармагын киңәйтү. Ул үзен терлекчелектә сынап карамакчы.
Айдар Гәрәев Димтамак авылында хәлле кешеләрнең берсе. Хәзерге вакытта ихатасында 18 баш мөгезле эре терлек асраучы Айдар ит, сөт җитешетерү һәм сату белән шөгыльләнә. Азыкны ул үзенең 20 гектар пай җирендә үстерә. Айдар узган елда гаиләсе белән мини ферма төзү буенча республика программасында катнашып, 200 мең сум субсидия алган һәм ихатасындагы савым сыеры санын тугыз башка җиткергән. Сүз уңаеннан, 2016 елда Димтамак авыл җирлегеннән Хөкүмәтнең әлеге программасында өч гаилә катнашкан. Агымдагы елда катнашу теләген тагын дүрт гаилә белдерде, дип сөйләүче Марс Ямалеев, авылдашларының елдан-ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларын тернәкләндерүләрен - авылларда терлек саны артуын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды.
Сәрия Латыйпова исә 1996 елдан алып кошчылык белән шөгыльләнә. Бүген ул үз бизнесына улы белән киленен дә җәлеп иткән. Латыйповлар ел саен 70-80 мең данә кош-корт сата, даими рәвештә үз базаларын ныгыту өстендә чаралар күрәләр: 45 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор, бар биш тонна ит сыешы суыткычка ия булган эшмәкәрләр ел әйләнәсенә кошчылык бизесында.
Элек-электән үк авыл халкын хезмәт сөючәнлек, бердәмлек, үҗәтлек яшәткән. Аларның үз бәйрәмнәре, күркәм гореф-гадәтләре бар. Авыллар бүген дә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән тормышларын нытытучы, балаларына һәм оныкларына ышанычлы нигез калдыручы, тирә-яктагы кешеләрнең кайгы-хәсрәтенә гамьсез була белмәүче менә шундый тырыш, уңган һәм булган шәхесләре белән көчле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев