Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Әфганстан: ул еллар хәтердән җуелмый

Кичә Урыссу бистәсендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 27 еллыгына багышланган чара үтте.

Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган монумент янында ул сугыштан кайтмаган якташларыбызны хөрмәтләп чәчәкләр салынды. Бирегә туктаусыз райондашларыбыз - район җитәкчелеге, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе, учреждениеләр һәм хезмәтләр вәкилләре, укучылар, әфган җирендәге хәрби вакыйгаларда турыдан-туры катнашучылар агылды. Үзләренең тын калып катнашулары белән алар Ютазы районы әфганчыларына хөрмәтләрен белдерделәр. Салкын плитәгә тере чәчәкләр ятты. Бу вакытта сүзләр һәм нотыклар артык иде...

Район мәдәният йортында узган тематик концерт чараның дәвамы булды, ул Әфганстанда гына түгел, башка кайнар нокталарда - Таҗикстан, Абхазия, Приднестровье, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга багышланды. Район башкарма комитеты житәкчесе Ратмир Мәүлиев үзенең чыгышында җыелучылар алдында хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашучыларның шиксез каһарманлыгын билгеләп үтте, үткәннәрдән сабак алу мөһимлеген ассызыклады.

Әлеге сугыш аша 550 мең совет солдаты һәм офицеры узды, 72 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 15 мең солдат чит җирләрдә һәлак булды. Алар арасында якташларыбыз Фәһим Миәссаров, Юрий Козин, Альберт Камалетдинов, Ильмир Гыйлаҗев та бар иде, - диелде сәхнәдән.

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов, үзенең чыгышында: шунысы аянычлы, тыныч вакытта сроклы хезмәт узган солдатларга, үз илләре Хөкүмәтенең боерыгын үтәп һәм тугандаш дәүләтнең мәнфәгатьләрен яклап, интернациональ бурычларын үтәргә туры килә, дип ассызыклады.

- Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, миллион ярым ватандашыбыз илдән читтә булган утыздан артык сугышта һәм кораллы низагта катнаша, - дип билгеләп узлы Халитов. - Әфганстанда 40нчы армия алдында берничә әһәмиятле бурыч тора - хәлне тотрыкландыруда ярдәм күрсәтү һәм тыштан мөмкин булган агрессияне кире кайтару, җирле халыкны банд-формированиеләрдән яклау. Бүген 10 меңгә якын татарстанлы катнашкан, шуларның 263е һәлак булган, 500дән артык кешенең сугыштан соң гомере өзелгән ул еллар вакыйгаларын төрлечә бәяләүчеләр бар. Сугышчы-интернационалистлар исә чиктән тыш батырлык күрсәтүче кыю сугышчылар, аларның ил һәм Кораллы Көчләр алдында казанышлары бәяләп бетергесез.

Хәрби комиссар Әфганстанда кораллы низагта катнашкан 17 райондашыбызга медаль тапшырды. Чарага концерт номерлары аерым тантаналылык өстәде. Ахырда документаль фильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев