Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Хәйрия фонды “БлагоДарение” үзенчәлекле балаларда кунакта

Күптән түгел Урыссу интернат-мәктәбе тәрбияләнүчеләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылган "БлагоДарение" хәйрия фонды вәкилләре экологик юнәлештәге чара оештырдылар.

Чарада фонд директоры Рузилә Шәймарданова, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, унитар руда булмаган материаллар предприятиесе директоры Радик Солтанов һәм мәктәп директоры Илдар Дусәлимов катнаштылар. Бу көнне укучылар төрле ярышларда бик теләп көч сынашты. Әйтик, фонд директоры ярдәмчесе Алсу Ильясова танып белү уеннары уздырды. Ахырда Баулы кунаклары мәктәп тәрбияләнүчеләренә татлы бүләкләр тапшырды. Урыссу коррекцион мәктәп коллективы, үз чиратында, хәйрия фонды белән мондый төрдәге багланышлар киләчәктә дә дәвам итәр, дигән өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев