Инвалидлар көне уңаеннан район мәдәният йортында концерт узды
Бүген район мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көне хөрмәтенә концерт узды.
Залга җыелган физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сәламләде, инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Кукушкина аларга иң изге теләкләрен юллады. Бәйрәм сәхнәсендә, инвалидлар җәмгыяте тормышында гына түгел, район тормышында да актив катнашучы кешеләр хөрмәтләнде, быел юбилейлары булган инвалидларга күчтәнәчләр өләшенде һәм, әлбәттә, иң матур җырлар һәм биюләр башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев