Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Иске Каразирек авылында яшәүче Рәзимә Кашапованың тәрәз төбе саен матур гөл

Без, мәдәният йорты эшчәннәре, бер дә тик торырга яратмыйбыз - шушы көннәрдә генә "Тәрәз төбем гөлбакча" исеме астында чара үткәрдек.

Мәдәният йортында матур-матур гөлләр утырттык, аларны үстерү, тәрбияләү серләре белән 1 сыйныф укучыларын да таныштырдык. Авылдашларыбызның өйләрендә булдык. Гөлсез өй - нурсыз өй. Без булган йортларда берсеннән-берсе матур гөлләр бар, әмма безне Рәзимә Кашапова үстерә торган гөлләр аеруча таң калдырды. Әлеге йорттагы гөлләрнең төрлелеген сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Тәрәз төбендә алма төшәр урын юк - миләүшәләр чәчәк атып утыра, нинди генә төсләре юк аларның. Рәзимә гөлләрне кышын өендә үстерсә, җәен ихаталары да гөлбакчага әверелә. Юкка гына ул бәйгеләрдә дә беренчелекне алмый шул.

Рәзимә ханым тормыш иптәше Альберт белән алты бала үстергән ана. Алар гомер бүләк иткән малайлар һәм кызлар тәрбияле булулары белән аерылып тора. Спорт белән шөгыльләнәләр, алар яулаган мактау грамоталары һәм медальләр белән бер стена тулган. Мәдәният йортында үткәрелүче чараларда да актив катнаша алар.

Ниндидер берәр эш башкарган вакытың булса, апа, кая булышыйм әле дип, ярдәмгә алар ашыга. Ихата тутырып мал-туар асрыйлар. Хөкүмәт эшенә дә йөриләр. Рәзимә Кашапова көнкүреш товарлары кибетендә эшли. Үзе эшли торган сәүдә ноктасын да бизәп-матурлап, нигезләрен акшарлап, әллә каян ялт итеп торыр хәлгә җиткерде. Һәркемне ачык йөз белән каршы ала, аның белән сөләшүгә күңелең күтәрелеп китүен сизәсен. Бервакытта да тормышка зарланмый торган авылдашыбыз бик матур итеп җырлый да. Шуңа күрә бер генә мәдәни чарабыз да моңлы тавышлы Рәзимәбездән башка узмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев