Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Иске Урыссу авылы халкында дәгъвалар күп булды

Кичә гражданнар җыенында искеурыссулыр үз торак пунктларында башкарыла торган эшләрдән һәм район җитәкчелеге игътибарыннан канәгать түгеллекләрен ачыктан-ачык әйтеп салдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Резеда Мөхәммәтҗанова һәм район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова чыгышларыннан соң халык күтәргән сораулар асылда авылның төзеклегенә кагылды. Узган елда авыл урамнарына яңа су торбалары салынды. Подрядчыларның үз вазифаларына тәртипсез караулары: җир эшләреннән соң җирне тигезләп, элекке хәленә китерү кагыйдәсе белән исәпләшмәүләре нәтиҗәсендә, бүген урамнарда йөрмәле түгел: җәяүлеләргә генә түгел, хәтта техникалы кешеләргә дә кайбер урыннардан үтүе куркыныч тудыра башлаган. Авыл уртасындагы кызыл ярдан юл төзүчеләрнең балчык ташуларына карата да авыл халкының үз фикере бар булып чыкты. Урамнарда чүп контейнерлары урнаштыру сәясәтенә карата да алар ризасызлыкларын белдерде. Алар үз фикерләрен урамнарда сукбай этләрнең, котырган төлкеләрнең күп булуы һәм калдырган чүп-чар капчыкларының шундук ерткаланып, болай да чисталык чамалы булган урамнарның тагын да калдыклар белән "чуарлануы" белән аңлаттылар. Иске Урыссу авылында яшәүчеләрдә районның баш табибы, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы адресына да сораулар туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев