Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

Искекаразирекле Савира апа Бикмуллина йортында зур бәйрәм

Иске Каразирек авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Савира Шәйхраман кызы Бикмуллинага бүген 90 яшь тулды.

Кендек каны тамган газиз җирендә бөтен гомере буе яшәүче Савира апа, тормышында бик күп кайгы-хәсрәт, авырлыклар күрсә дә, бүген дә әле ул тормышка мәхәббәт тулы күзләре белән карый. Адәм баласы түзә алмаслык шартларда торф җирләрендә эшләү дә, дошман таркаткан халык хуҗалыгын күтәргән авыр еллар да, төн йокысын йокламыйча үстергән алты баласының икесен җирләү дә аның бәгырен катырмаган. Аек фикерле, ачык йөзле, гакыллы һәм сабыр була белүче чал чәчле апа картлыкның түренә атларга ашыкмый әле: ул үз тормышын үзе көтә. Аның гөлбакчага күмелеп утырган, тәртип һәм чисталыктан ялтырап торган йорт-җире бик күпләргә үрнәк, дип билгеләп узды Савира апаны гомер бәйрәме белән котларга дип килгән авылдашлары. Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте. Аның изге теләкләренә хезмәт ветеранының балалары да кушылды.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев