Кече Урыссу авылында ачы язмыш безне сыналган буын очрашкан
Кече Урыссу авылы китапханәсендә Җиңү бәйрәме алдыннан уздырылган чараларга, тыл ветераннары белән берлектә, сугыш чоры балалары да чакырылган.
Өч кенә яшьлек сабый булса да, шул чорның барлык михнәтен үз җилкәсендә татыган, тумышы белән Ташкичү авылыннан Әлфия апа Хөсәенова чыгышын шигырь юллары белән башлаган:
Без - сугыш елы балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим - мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем
Төшләремә кереп йөдәтә.
- Авылның барлык мылтык тотарга яраклы ирләрен сугышка алгач, хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага көне-төне колхоз эшендә булды. Без, бер яшьлек энем белән, әрәмәдә нинди ашарга яраклы үлән бар, шуны ашап, инәйнең эштән кайтканын көтеп утыра идек.Сугыш афәтеннән, ядрә-туп тавышларыннан качып, Белоруссия якларыннан килгән бүреләр баса тирә-юньдәге урманнарны. Әтине Ютазы станцасыннан сугышка озатып, төнлә Кымыз урманы аша узган инәйнең артыннан бүре өере ияреп кайта. Безнең бәхетебезгә, агарынып каткан, аяк буыннарының егәре беткән инәебез өйгә исән-сау кайтып егыла. Ленинград өчен барган сугышларда әти, кулы шешенеп, госпитальгә эләгә. Хәле арулангач, армиядән комиссовать итеп, Казандагы хәрби заводта корал җитештерү өчен юлланыла. Олы абыебыз Әхтәм дә, сугышның башыннан алып ахырынача йөреп,1947 елда исән-сау авылга кайтып керде. Кышкы суыкларда ягарга утын булмыйча ,салам ягып, өй җылытуларны, юкә чабатасы, ертык бишмәт киеп йөрүләрне искә төшерәсем дә килми. Бүгенге тормышның рәхәтлекләрен сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, куанып кына яшәрлек, тик гомер буе фермада эшләүнең авырлыклары сәламәтлекне нык какшатты. Кояшлы тыныч тормыштагы балачакның, мул табыннарның кадерен белегез, - дигән теләкләре белән тәмамлады чыгышын тырыш хезмәте өчен Почет билгесе ордены һәм Ленинның 100 еллыгына чыгарылган медаль белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, дип яза Кече Урыссу авылы китапханәчесе Илсөяр Валеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев