Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Кече Урыссу мәктәбендә район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды

18 нче ноябрь көнне Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбендә "ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту" темасы буенча район татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды.

Семинарның беренче көн тәртибе буенча Галиева Алсу Фәнис кызы 5 нче сыйныфта "Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага татар теленнән үткәннәрне кабатлау дәресе,

Шакирҗанова Гүзәлия Зиннур кызы 4 сыйныфта "Исемнәрнең юнәлеш килеше", Юсупова Зөлфия Варис кызы 6 нчы сыйныфта "Сыйфат фигыль" темасына дәрес үткәрде. Шулай ук "Каз өмәсе" дигән фольклор күренеш күрсәтелде.

Алдагы көн тәртибе буенча район мәгариф бүлеге методисты, район методик берләшмә җитәкчесе чыгышы тыңланды.

Семинар фикер алышулар, алда торган бурычларны барлау, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар семинар учителей по татарскому языку