Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

КәрәкәшлелеТәүзиха Зарипова башкарган хезмәт- яшь буынга матур үрнәк

Кәрәкәшле авылында яшәүче Тәүзиха апа Зарипова Ватан каһарманнары көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

Узган гасырларга тамыры барып тоташкан әлеге истәлекле датаны яңадан тергезү фикерен 2007 елда Россия парламенты күтәреп чыга. Каһарманнар көнен бәйрәм итү - ул каһарманлык кылган буыннарны гына искә алу түгел, бүген, безнең арада яшәүче Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгия һәм Дан ордены кавалерларын да хөрмәтләү.

Тәүзиха Гәрәй кызы чабан булып эшләгәндә, көтүлекләрдә 7 мең башка кадәр сарык утлап йөргән. Аларны вакытында ашату, йонын кырку, үрчетү - нинди авыр һәм җаваплы эш булуын инде ул еллардан соң күп сулар акса да, Тәүзиха апа әле дә оныта алмый. Әмма ул булсынга дип эшләгән елларны, бергә хезмәт куйган коллективын сагынып искә ала. Һәр йөз баш сарыктан бәкәй алу, йон кырку буенча йөкләмәне күпкә арттырып үтәгән өчен Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипова 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Россиядә Ватан каһарманнары көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Шушы көнне Тәүзиха Гәрәй кызы яши торган зур һәм иркен йорт тәрәзәләрендә ут озак сүнми. Социалистик Хезмәт Героен әлеге истәлекле дата белән котларга дип килгән кунаклар аның белән озак аерыла алмый. Быел да чәчәк бәйләме, күчтәнәч күтәреп килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, әлеге округтан район депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин социалистик йөкләмәләр белән бәйле булган тарихи елларны искә төшерделәр, бүгенге көн проблемалары турында сөйләштеләр.

Тәүзиха Гәрәй кызының улы Альберт - "Кәрәкәшле" җәмгыяте җитәкчесе. Исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук калган колхоз эшенең нәрсә икәнен яхшы аңлаган ана өчен баласы башкарган хезмәтнең район җитәкчелеге тарафыннан уңай бәяләнүеннән дә югары бәя була ала микән?! Рөстәм Нуриев ил каһарманына бер генә теләк -балаларының бәхетен түгәрәк итеп озак һәм сәламәт яшәвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев