Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп яңалык

Кәрәкәшлеле Рәифә апа Вилданова җырлап яши

Азнакай районында туып-үскән кызның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә.

Буыннары да ныгып өлгермәгән үсмер бала, үзенең яшьтәшләре белән, 1942 елда Ярославль төбәгенә торф чыгарырга юллана. Анда күргән михнәтләр, тыныч тормышта халык хуҗалыгын күтәрү елларына туры килгән авырлыклар... Әмма шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Рәифә апа Вилданова бүген дә күңел көрлеге белән яши. Россия президентыннан котлау открыткасын, район башлыгыннан кайнар сзлам һәм күчтәнәч китерә килгән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкованы, район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиеваны, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәевны, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Гөлнур Хәнипованы ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды, күңел түрендә йөрткән иң матур җырын җырлап озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр