Рәсимә ханым - актив гәҗит укучы... Кәрәкәшле авылында яшәүче Рәсимә Мөрәсова "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең кызыксындыргыч бүләгенә лаек булды.
Рәсимә ханым 2016 елның беренче ярты еллыгына әбунәчеләр арасында "ТАТМЕДИА" АҖ тарафыннан игълан ителгән "Әбунә өчен - телевизор!" акциясендә катнашты. Акция шарты булып дәгъвачы тарафыннан республика медиахолдингының өчтән дә ким булмаган басмасына әбунә рәсмиләштерү торды. Рәсимә апа "ТАТМЕДИА"ның биш басмасына барлыгы 2343 сум акча сарыф итеп язылган. Әлбәттә, якташыбызга төп призны оту бәхете елмаймады, шулай да акциядә күп санлы катнашучылар арасындагы актив газета-журналлар укучы буларак, аңа үзе турында игълан итү мөмкинлеге туды. Матбугат белән тирәннән кызыксынучыга "ТАТМЕДИА" АҖ бренды төшерелгән пакетны "Ютазы таңы" гәҗитенең баш мөхәррире Лилия Гәрәева тапшырды.
- Уку - ул минем күптәнге "чирем", - дип елмая 75 яшьлек Рәсимә Мөрәсова. - Ни генә алдырмыйм мин: "Тысяча советов", "Домашний доктор", "Безнең гәҗит"... Һәрберсендә дә үзем өчен файдалы әйберләр табам. Әлеге акциягә килгәндә, минем өчен бүләк түгел, игътибар кыйммәтрәк.
Яшенә караганда, Рәсимә апаны, кабул ителгәнчә, чал чәчле диясе килә. Юк, мәкаләбез каһарманының чәчләренең үз төсе икән. Һәм ветеран-педагогка афәрин дип әйтәсе генә кала. Җор телле дә үзе.
- Күптән түгел киленемә әйттем әле: белмим сиңа минем белән тору рәхәт микән, әмма миңа рәхәт дидем, - дип елмая зирәк ханым.
Әтисез калуы турында да ул күз яшьләрен түгеп сөйләми. 1941 елда әтисе, фронтка киткәндә авырлы хатынын тынычландыра: елама, нарасыебыз, ягъни Рәсимә, тууга кайтырмын, сарык суярбыз, ди. Кайта алмый шул. Әмма кызы, күрүебезчә, лаеклы кеше булып үсеп җитә. Ул гаилә тормышыннан да уңа. Ә беренчеләрдән булып фашист илбасарлары һөҗүмен кабул иткән әтисенең фронттагы авыр михнәтләре турында күп санлы китаплардан укып белә.
Нет комментариев