Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төп яңалык

«Кымыз-Тау» спорт-сәламәтләндерү базасында тиздән чаңгы юлы яктыртылачак

«Кымыз-Тау» спорт-сәламәтләндерү базасында тиздән чаңгы юлы яктыртылачак.

Район электр челтәрләре предприятиесе хәзерге вакытта биредә ике чакрым озынлыктагы электр тапшыру линияләрен суза. Эшләрне декабрьдә тәмамлау күздә тотыла. Бөгелмә электр челтәрләренең район электр челтәрләренең масштаблы эшләренә Яссытугайда электр тапшыру линияләрен тулысынча реконструкцияләү дә керә. Биредә мораль искергән электр тапшыру линияләрен изоляцияләнгән заманча үткәргечләргә алыштырудан тыш, агач баганаларны демонтажлау бара. Карелия наратыннан, махсус состав сеңдерелгән, озакка чыдый торган яңа баганалар куела. Исегезгә төшерәбез, тышсыз электр үткәргечләрне изоляцияләнгәннәргә алыштыру Урыссу бистәсендә, Бәйрәкә, Иске Урыссу һәм Байлар авылларында тормышка ашырылган. Калган җирлекләрдә бу эш өлешчә башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев